enrutat
Баш бит / Кызлар татарча көрәшә башлармы?
Кызлар татарча көрәшә башлармы?

Кызлар татарча көрәшә башлармы?

Россиянең көрәш федерациясе президенты итеп янә Җәүдәт Миннәхмәтов сайланды. Президент үзенә буйсынган төбәкләргә бик зур таләпләр куя. Үзенең инициативалары да бар.

Узган ял көннәрендә Россиянең көрәш федерациясе үзенең хисап-сайлау конференциясен уздырды. Ошбу оешма Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге инициативасы белән 2005 елда барлыкка килгән. Конгрессның Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдергәнчә, ул чакта милли көрәшебезне тагын да зуррак масштабларда үстерү һәм дөньяга таныту өчен федерация оештыру бердәнбер мөмкинлек иде. “Шөкер, без ул мөмкинлекне кулдан ычкындырмадык”, – диде ул. Ринат Зиннур улы шулай ук якын араларда милли көрәшебез өчен җаваплы кеше алачакбыз, дип белдерде. Заманында аның милли спорт төрләре буенча киңәшчесе бар иде. Кызганыч, танылган көрәшчебез Илгиз абый Минһаҗев вафатыннан соң (2011) әлеге вазифа бүгенгәчә үз иясен көтеп торды.

Ошбу конференциядә 2010-2013 елларда башкарылган эшләргә федерация президенты Җәүдәт Мидхәт улы Миннәхмәтов хисап тотты. Татарча көрәш белән кызыксынучылар беләдер: шушы өч ел эчендә милли спорт төребезне дөньяга таныту буенча моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә биниһая эшләр башкарылды. Бу очракта нәкъ менә төбәкләр һәм чит илләр турында сүз бара.

Үткәннәр киләчәккә өмет уята

Кайбер саннарга мөрәҗәгать итик. 2010 ел – Казанда тарихта тәүге тапкыр татар көрәше буенча дөнья чемпионаты үтте һәм анда 17 илдән спортчылар көч сынашты. Үзбәкстан, Иран, Пакстан, Таҗикстан, Украина кебек илләрдә көрәш федерацияләре оешты. 2011 ел – Литвада Европа спорт уеннары кысаларында көрәш буенча Европа чемпионаты үтте, Россия җыелмасы Сеулда кореяләрнең милли көрәшләре “Сирим” буенча бил алышты. Шул ук елны көрәш буенча Азия чемпионаты оештырылды. Тарихта беренче тапкыр 14-16 яшьлек егетләр өчен ил беренчелеге узды. 2012 елда исә Бразилиядә 15-16 яшьлек егетләр өчен дөнья беренчелеге оештырылды. “Себер Кубогы”, “Урал Кубогы” кебек дәрәҗәле бәйгеләр уза башлады. 2013 елда инде көрәшебез Африка кыйтгасына да барып җитте: Африка чемпионаты уздырылды. Бераздан безнекеләр Гватемалага барып, Пан Америка чемпионатында катнашып кайттылар. Әлбәттә, узган елның иң истә калган вакыйгасы – студентларның җәйге Универсиадасында көрәш буенча ярышларның узуы. Ләкин, безгә калса, Универсиададан да әһәмиятлерәк бер вакыйганы атарга кирәктер: ниһаять, Мәскәүнең көрәшебезне рәсми спорт төре буларак тануы һәм көрәшнең Россия Спорт министрлыгында теркәлү узуы.

Җ.Миннәхмәтов искәрткәнчә, әлеге бер карашка кечкенә генә тоелган, әмма шулар артында никадәр хезмәт торганлыгы аңлап та бетерелмәгән саннар “2014 елга ышанычлы алымнар белән керергә мөмкинлек бирә”. Дөрес, инде моңарчы ирешелгәннәр федерация алдында бик зур җаваплылык та өсти. Министрлыкта теркәлү узгач, бердәм кагыйдәләр булдырылган, календарь план төзелгән. Беренче рәсми Россия чемпионаты Уфада узар дип планлаштырыла (шунда ук Җәүдәт Мидхәт улы Башкортстан вәкилләреннән ярышларның югары дәрәҗәдә үтәчәгенә раслау да алды). Шул ук вакытта алга таба яшьләр арасындагы Россия беренчелекләренең Россия чемпионатыннан аерым узачагы да билгеле булды.

Судьялар һәм… көрәшче кызлар тәрбияләргә кирәк

Федерация җитәкчесе чыгышының бер өлеше судьялар эшчәнлеге белән бәйле булды. “Дөресен әйтәм, мин бу мәсьәләдә әлегә канәгать түгел”, – дип белдерде ул һәм хөкемдарлар әзерләү эшен үз өстенә алачагын искәртте. Алга таба хөкемдарлар төбәк, бөтенроссия һәм халыкара категорияләр алырга тиеш булачак. “Без дөньякүләм аренага чыгарга омтылабыз, ә квалификацияле судьяларыбыз юк. Тәрбияләргә кирәк булачак. Үз судьяларыбыз да инглиз телен белергә тиеш. Америка, Африка хөкемдарлары белән татарча сөйләшеп булмаячак бит” – чыннан да, ошбу юнәлеш бик актуаль икән.

Җәүдәт Мидхәт улы алга таба РУСАДА допингка каршы көрәш агентлыгы белән дә элемтәләр булдырылырга кирәклегенә басым ясады. Спорт разрядлары һәм дәрәҗәләре бирелә торган ярышлардан соң җиңүчеләрнең һәм Россия җыелмаларына кандидатларның допинг-контроль узачагы да шик уятмый. Ошбу утырышта федерация җитәкчесе Intertat.ru инде күптән күтәргән проблеманы да таныды: федерация әлегәчә массакүләм мәгълүмат чаралары белән тиешле дәрәҗәдә эш алып бармый. Ә бит башкарылган эш, чыннан да, сокланырлык һәм горурланырлык. Кызганыч, моңарчы бу эшчәнлекнең бик аз өлеше генә киң җәмәгатьчелеккә барып ирешә иде.

Киләчәккә планнар белән уртаклашып, Җ.Миннәхмәтов алга таба бәлки гүзәл затларны да көрәшкә тартыргадыр дигән фикере белән уртаклашты. Моңарчы бу турыда җитди итеп Салават кына сөйли иде кебек, ул оештырган Сабантуйларында хатын-кызлар көрәшен үземнең дә күргәнем бар. Конференция әгъзаларында әлеге тәкъдим артык хуплау тапмады кебек (кире дә кагылмады). Шунлыктан бу мәсьәләдә Җәүдәт Мидхәт улыннан аңлатма алырга булдык. “Бу — билгеле бер уйланулар гына. Татар кызларының статусын күтәрү теләгеннән чыккан бер фикер генә. Хатын-кызлар көрәше булдырсак, кызларыбыз Европа, дөнья чемпионы титуллары алырга мөмкин. Әнә, Иранда көрәшә кызлар. Бер ачык җире юк, әмма ирләрдән дә яхшырак көрәшә ул. Татар кызлары да көрәшеп, дөнья аренасына чыга ала ич!” – дип җавап бирде ул.

Гомумән алганда, Миннәхмәтов җитәкләгән федерация һәм президентның шәхси эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды. Җәүдәт Мидхәт улын 2014-2017 елларга президент итеп сайлау идеясенә каршы килүчеләр булмады. Ахыр чиктә, ул янә президент итеп сайланды да. Шунда ук федерациянең 9 кешедән торган президиумы да билгеле булды…

Радик САБИРОВ
Intertat газетасы

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*