tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызыл Байрак авылында “Сәйдашстанга сәяхәт” сәнгать бәйрәме үтте
Кызыл Байрак авылында “Сәйдашстанга сәяхәт” сәнгать бәйрәме үтте

Кызыл Байрак авылында “Сәйдашстанга сәяхәт” сәнгать бәйрәме үтте

Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы, данлыклы композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган “Сәйдәшстанга сәяхәт” сәнгать бәйрәме үтте. Әлеге бәйрәм беренче мәртәбә Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров инициативасы, Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән 2000нче елны үткәрелде.

Бәйрәмнең концерт программасында түбәндәге артистлар катнашты: Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Георгий Ибушев, Эмиль Җәләлетдинов, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Хәйри, Камал театры артистлары Раил Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин һәм башка яшь башкаручылар. Данлыклы композитор музыкасын тамашачыларга Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” камера оркестры җиткерде (София Гобәйдуллина Заман музыкасы үзәге).

«Сәйдәшстанга сәяхәт»тә шулай ук Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм Камал театры артистлары – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин, яшь артистлар Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Илнур Закиров, Алмаз Гәрәев, Ләйсән Фәйзуллина һәм башкалар катнашты. Камаллылар М.Фәйзинең “Галиябану” спектакленнән өзекләр күрсәттеләр, Татарстанның халык артисты һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге оркестр музыкаль номер тәкъдим итте.

Бәйрәмнең сценарий авторы һәм режиссеры җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, сәнгать фәннәре кандидаты, вокал сәнгате кафедрасы профессоры Идрис Газиев.

www.kamalteatr.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*