tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызыл Камыш авылында мәчет яңа сулыш алды
Кызыл Камыш авылында мәчет яңа сулыш алды

Кызыл Камыш авылында мәчет яңа сулыш алды

Чуашстан республикасының Батыр районындагы Кызыл Камыш авылындагы мәчет яңа сулыш алды. Чабаксар шәһәрендә яшәүче, Кызыл Камыш авылы эшмәкәре Минхәйдәр Юсупов , авыл халкы, республиканың Диния нәзарәте белән берлектә кыска вакыт эчендә ул төзекләндерелгән, замана таләпләренә туры килердәй итеп ясалган.

Намаз уку залы, балаларны укыту өчен уңайлы сыйныф, тәһарәт алу өчен кайнар, салкын сулы җиһазландырылган җайланмалар, махсус бүлмәләр булдырылган. Бәйрәм үткәрү өчен, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, республикадагы бөтен имамнарны бергә җыйганнар. күп көч куеп мәхәбәтле Аллаһы тәгалә йорты ясаганнар.

Бәйрәмне Чуашстан һәм Мәскәү шәһәре мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов алып барды. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән авыл халкын Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте Фәрит Гыйбатдинов котлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*