tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кызыл таң” газетасының юбилеен каршылап
“Кызыл таң” газетасының юбилеен каршылап

“Кызыл таң” газетасының юбилеен каршылап

Туймазы районының Райман авылында узган концерт-очрашу онытылмас тәэссоратлар калдырды. Республика районнарында гәзитебезнең 100 еллыгына багышланган очрашулар дәвам итә. “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”н Туймазы районының Райман авылы кабул итте.

Концертның үзенчәлеге шунда – “Кызыл таң” ярты гасырлык юбилеен билгеләгәндә дөньяга килгән, быел исә үзләре 50 яшен бил­геләүче сыйныфташларга зур бүләк булды ул.

Ике ел элек райманлылар бер­дәм булып авылның 300 еллыгын үткәргән. Райман – хәзер гимнлы авыл. Биредәге мәдәният йортында һәр чара диярлек “Райман” җыры белән башлана икән. Кичәдә аны шушы авыл оныгы Айсылу Әми­нева башкарды.

“Кызыл таң” нәшрияты басмаларын – 100 яшьлек гәзитебезне, тиздән 25 еллыгын билгеләячәк “Тулпар” яшьләр, 15 яшен тутырачак “Әллүки” балалар журналларын яратучылар зал тутырып килгән иде.

“Кызыл таң” гәзитен озак еллар алдыручылар – Тәлгать Лотфуллинга, Фәния һәм Зәкәрия Тәхәветдиновларга, “Тулпар” журналын алдыручы Рәмзия Кашаповага басмаларыбызга тугры калган өчен бүләкләр тапшырылды.

Туймазы мәктәпләре укучылары да “Әллүки” журналын яратып укый. Аны районда таратуда зур ярдәм күрсәтүче хакимиятнең мәгариф идарәсе методисты Айсылу Ситдыйкова котлауларын җиткерде. Узган ел ахырында “Кызыл таң” гәзите баш мөхәррире призына лаек булган Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова белән Чокадыбаш авылы китапханәчесе Әфизә Шәңгәрә­е­вага – шул турыда танытмалар, Иске Туймазы мәктәбе укытучысы Лира Гыйниятуллинага махсус бүләк тапшырылды.

Арытаба тамашачыларны Райман мәктәбе укучылары сәламләде. Алар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Бикташева җитәк­челегендә Роберт Миңнуллин шигырьләреннән “Шундый минем туган ягым!” дип аталган әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. “Тукай моңнары” республика конкурсы лауреаты Регина Гыйльфанова җырларын яңгыратты. Яшь талантлар концертны тагын да ямьләде. Туймазы 8нче мәктәбе укучысы, “Сәфәр” үрнәкле хореография ансамбле биючесе Рина Бикташева татар һәм башкорт кызлары биюләрен башкарды. Гәзитебезнең “Очкын” сәхифәсе герое – 1нче интернат-мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы, район, республика, Русия һәм халыкара дәрәҗәләрдәге конкурслар лауреаты, райондагы бердәнбер Башкортстан Башлыгы стипендиаты Радмир Гомәров курайда уйнады. Арытаба аның укытучысы – Туймазы музыка мәктәбе директоры Рәмзин Әбсәләмов җитәкчеле­гендәге “Хәзинә” төр­кеме егетләре Камил Фәйзуллин, Азамат Әлмө­хәммәтов сәхнә тотты. Авыл килене, өч бала әнисе Гүзәл Бәдрет­динова моңлы җырларын бүләк итте.

Музыкант, җырчы Радик Динәх­мәтовны бик сагынганнар иде, бөтен зал аның белән бергә җырлап утырды. Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова, Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский күрсәткән спектакль­ләрдән өзекләр тамашачыны туйганчы көлдерде дә, уйландырды да. Башкортстанның халык артисты Асия Смакованың чыгышын халык көчле алкышлар белән кабул итте. Залда махсус аны күрү өчен генә килүчеләр күп иде.

Әлеге концерт-очрашуны оештыруда һәм үткәрүдә Төмәнәк авыл хакимияте башлыгы Әгъзам Фатыйхов, мәдәният йорты җитәкчесе Динә Әбсәләмова, Туймазы музыка мәктәбе директоры Рәмзин Әб­сәләмов, Райман авылы мәктәбе директоры Анжела Газизуллина зур ярдәм күрсәтте. Туймазыда эшләп килүче “Свармет-прицеп” җәмгыяте химаячы булды.

Резеда Нуртдинова, Туймазы районы, Башкортстан Республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*