tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кызыл таң” гәзите баш мөхәррире Россия Президентының Мактау грамотасына лаек булды
“Кызыл таң” гәзите баш мөхәррире Россия Президентының Мактау грамотасына лаек булды

“Кызыл таң” гәзите баш мөхәррире Россия Президентының Мактау грамотасына лаек булды

“Кызыл таң” гәзите директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Россия Президентының Мактау грамотасына лаек булды. Хокукый мәгълүмат интернет-порталында шундый указ дөнья күрде. Документта билгеләп үтелгәнчә, Фаил Фәтхетдинов бу югары бүләккә “ил киңкүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге хезмәтләре өчен” лаек булган.

Фаил Камил улы “Кызыл таң”да 18 ел җитәкчелек итә. “Гәзит озак еллар уңышлы басма булып кала. “Кызыл таң” журналистлары укучылар белән тыгыз элемтәдә эшли, кызыклы акцияләр үткәрә. Күп еллар Бөек Ватан сугышында югалган солдатларны эзләү белән шөгыльләнделәр. “Өзелгән гомерләр эзеннән” дип аталган бу проект нәкъ баш мөхәррир башлангычы белән гамәлгә ашырылды”, – ди бу уңайдан республика Журналистлар берлегенең җаваплы сәркәтибе Мәүлидә Якупова.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*