tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кызыл таң” гәзите оештырган “Корал һәм каләм белән” Хәтер марафоны зур йомгаклау чарасы белән тәмамланды
“Кызыл таң” гәзите оештырган “Корал һәм каләм белән” Хәтер марафоны зур йомгаклау чарасы белән тәмамланды

“Кызыл таң” гәзите оештырган “Корал һәм каләм белән” Хәтер марафоны зур йомгаклау чарасы белән тәмамланды

22 июньдә – Хәтер көнендә Уфа –“Нур” татар дәүләт театрының Кече залында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Корал һәм каләм белән” марафонының соңгы этабы үтте.

Аны  республиканың “Кызыл таң” иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзите Башкортстанның журналистика ветераннары, республика журналистларының төньяк һәм төньяк-көнбатыш районара  иҗади берләшмәләре белән берлектә оештырды. Марафонның максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан журналистларның, ул дәһшәтле елларда республика һәм район гәзитләре  редакцияләрендә эшләгән хезмәткәрләрнең хәтерен мәңгеләштерү.

AKM_0071Марафон Ватанны саклаучылар көнендә Хәрби дан музеенда старт алган иде. Анда, шулай ук, күчмә штандартны тапшыру тантанасы үтте. Беренчеләрдән  булып алар Журналистлар берлегенең төньяк һәм төньяк-көнбатыш районара  иҗади берләшмәсе җитәкчесе, “Юлдаш” гәзитенең баш мөхәррире Хәмит Нәбиевка (Дүртөйле шәһәре) һәм “Краснокамские зори” гәзитенең баш мөхәррире Ирина Вәлиевага (Николо-Березовка авылы) тапшырылды. Урындагы басма редакцияләре тарафыннан әзерләнгән хәтер кичәләре  республиканың 19 районында узды.  Алар башкорт, урыс, татар, чуваш, мари, удмурт телләрендә алып барылды.  Марафон барышында журналистлар тикшеренү эшләре алып барды һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан журналист-яугирләргә багышланган Хәтер китабын булдыруга үз өлешен кертте.

“Нур” театрына “Корал һәм каләм белән” марафонының башлангыч этабында катнашучылар килгән иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан 56 ветеранның язмышы “Кызыл таң” гәзите редакциясе белән бәйле. Аларның икесе — Суфиян Поварисов һәм Шәүкәт Макулов — чарада катнашучылар алдында чыгыш ясады. Район гәзите редакцияләре сугыш елларына багышланган чыгышлар, концерт номерлары әзерләгән иде.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Корал һәм каләм белән”  марафонының соңгы этабында катнашучылар  барлык ил җитәкчеләре, халыкара оешмалар, журналистлар, фәнни берләшмәләр, дөнья мәдәнияте эшлеклеләренә Икенче бөтендөнья сугышы тарихын, фашизмны берлектә җиңүебезне, безнең тыныч һәм имин киләчәк өчен үзләренең гомерен аямаган өлкән буын турындагы хәтерне сакларга чакырып  Мөрәҗәгать кабул итте.

Русия Федерациясе Башкортстан Республикасының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзите редакциясе “Кызыл таң” оештырган, совет халкының 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгына багышланган “Корал һәм каләм белән”  марафонында катнашучыларның, Башкортстанның  күпмилләтле Журналистлар берлегенең иҗади берләшмәләре вәкилләренең барлык илләр, халыкара оешмалар җитәкчеләренә, журналистларга, фәнни берләшмәләргә, дөнья мәдәнияте эшлеклеләренә

Мөрәҗәгате

 22 июнь, 2015 ел5 Уфа шәһәре.

Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр, коллегалар һәм иптәшләр!

Агымдагы елда дөнья берләшмәсе кешелек тарихындагы мөһим вакыйганы — СССРның фашистик Германияне Җиңүенең 70 еллыгын билгеләде. Без барыбыз да әлеге Җиңүнең нинди авырлыклар белән яуланганын һәм кешелек язмышының арытабангы тормышында нинди роль уйнаганын  беләбез. Өченче Рейхның агрессив, кешелексез сәясәте  барлык дөнья өчен фаҗигагә әверелә. Совет армиясе генә дә 11,5 миллион солдатын югалта.  Ул чорда СССРның гомум югалтулары, төрле бәяләүләр буенча, 26,6 миллион кешедән артып китә.

Гитлерга каршы коалиция көчләре белән фашизм тар-мар ителә. Моңа безнең ил хәлиткеч өлеш кертә, әгәр дә фашизм җиңгән булса, бүген халыкларның арытабангы язмышын күз алдына китерүе дә кыен. Шуннан башлап, “фашизм” төшенчәсе кешелеккә хәвеф белән янаучы, дөньядагы  иң куркыныч күренеш буларак күзаллана. Нәкъ шуңа күрә Җиңү көне барлык илләрдә дә гомум бәйрәм буларак кабул ителә, һәр кеше дөньяга киләчәк бүләк иткән совет, Русия халкына зур хөрмәт белән бага.

Кызганычка каршы, соңгы елларда кайбер илләрдә башкача фикерләүләр, сугыш тарихын һәм нәтиҗәләрен яңадан тикшерү, агрессорлар һәм фашизм көчләрен реабилитацияләү, Русиянең азат итүче миссиясен кимсетергә маташу күзәтелә. Бу — киләчәк буыннарны үзләренең гомере бәрабәренә тыныч тормыш белән тәэмин иткән солдатларның хәтеренә хыянәт итү.

Без, “Корал һәм каләм белән” Хәтер марафонында катнашучылар, әлеге хәлдә безнең мөһим һәм гомум максатыбыз — фашизмның тамырын корыту һәм һәр илдә агрессив күренешләрне һәм террорчылыкны булдырмау дип уйлыйбыз. Без дөнья берләшмәләренең сәламәт көчләрен уяу булырга, золым һәм фашистик реваншизмын  гаепләп чыгарга һәм кисәтергә чакырабыз. Ата-бабаларыбыз каны һәм гомере белән яулаган җиңү позициясенннән артка чигенергә безнең хакыбыз юк! Заманча җәмгыятьтә фашизм идеяләренә урын булмаска тиеш! Ә моның өчен безнең һәрберебез, дәүләт башлыкларыннан башлап гади гражданнарга кадәр, гражданлык җаваплылыгы күрсәтергә, тынычлык, азатлык һәм дөнья халыкларының имин тормышын якларга тиеш.

Дөньяда мондый атмосфера булдыру, безнең тарихи үткәнебез турында дөреслекне саклап калуда, фашизмны җиңгән солдатлар каһарманлыгы турында хәтер саклауда сәясәтчеләрнең, фәнни һәм журналистлар берлекләренең, мәдәният эшлеклеләренең актив позициясеннән күп нәрсә тора. Кайда гына эшләсәк тә, бу — безнең изге, һөнәри бурычыбыз.

Без хокук саклау органнарын җәмгыятьтә фашизмның һәрбер чагылышына карата уяу булырга, аларны законлы юл белән шундук кисәтергә чакырабыз. Без мондый аяусыз идеяләрне уйлап табучылар һәм йөртүчеләр иң каты җәза алырга тиеш, дип уйлыйбыз. Халыкара иҗтимагый оешмаларны әлеге өлкәдәге хәлне даими контрольдә тотарга, ә хәл кискенләшкән очракта, дөнья җәмәгатьчелеген яңа хәвефкә каршы күтәрелергә чакырабыз.

Башкортстанның күпмилләтле Журналистлар берлеге, республика һәм район гәзитләре редакцияләре коллективлары әлеге идеяләрне тормышка ашыруга үзләренең мөһим өлешен кертә.

“Кызыл таң” гәзитенең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Корал һәм каләм белән” проекты җәмгыятьтә зур кызыксыну уятты. Аның максаты — Бөек Ватан сугышында катнашкан журналистлар турында хәтерне мәңгеләштерү. Бу җәһәттән, Хәтер марафоны республиканың дистәләгән районында узды. Аның барышында һәр журналистка — шул төбәкнең сугыш ветеранына аерым игътибар бүленде.  Мондый акцияләр совет халкының фашизмны Җиңүен популярлаштыруга, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә, буыннар бәйләнешен ныгытуда, җәмгыятьтә фашизм идеяләрен тергезергә маташуны кисәтүгә ярдәм итә дип уйлыйбыз. Соңгысы ил Президенты Владимир Путин раслаган Русиянең 2025 елга кадәр Милли сәясәт стратегиясенең максаты булып тора.

Без Җир йөзендәге һәр кешене, ил һәм халыкара  оешмалар җитәкчеләрен, сәясәтчеләрне, хәрбиләрне, Журналистлар берлекләрен, фән һәм мәгариф эшлеклеләрен Икенче бөтендөнья сугышы тарихын, фашизмны берлектә җиңүебезне, безнең тыныч һәм имин киләчәк өчен үзләренең гомерен аямаган өлкән буын турындагы хәтерне сакларга чакырып мөрәҗәгать итәбез.

Бөек Ватан сугышындагы Җиңү безнең ата-бабаларыбыз тарафыннан канкойгыч алышларда һәм ныкышмалы хезмәт белән яуланган. Һәм без барыбыз бергә ялган тарихчыларга, фашизмга ярдәм итүчеләргә, кешелек дошманнарына бу изге сугыш турындагы хәтергә кара ягарга, Туган илебезнең Бөек Җиңүгә керткән өлеше турындагы  хакыйкатьне киметеп күрсәтергә маташуга юл куймаячакбыз! Безнең Җиңүгә кул сузмагыз! Без Ватаныбызны һәм лаеклы тарихыбызны саклый алачакбыз!

“Корал һәм каләм белән”  марафонын оештыручылар:

Фәтхетдинов Фаил Камил улы,
Башкортстан Республикасы “Кызыл таң”
иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзитенең баш мөхәррире.

Вәлиева Ирина Рәфис кызы,
Башкортстан Республикасы журналистларының
Төньяк районара иҗади берләшмәсе җитәкчесе.

Нәбиев Хәмит Миңнехәмәт улы,
Башкортстан Республикасы журналистларының
Төньяк-көнбатыш районара иҗади берләшмәсе җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*