tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кызыл таң” гәзите укучыларны үз полкы сафларына басарга чакыра
“Кызыл таң” гәзите укучыларны үз полкы сафларына басарга чакыра

“Кызыл таң” гәзите укучыларны үз полкы сафларына басарга чакыра

“Үлемсез полк” хәрәкәте беренче тапкыр 2012 елда журналистлар тарафыннан оештырылган иде. Каләмдәшләр башлап җибәргән чара илләр һәм кыйтгалар, зур шәһәрләр һәм кечкенә авыл урамнары буйлап атлады, миллионлаган кешене сафка тезде.
Быел пандемия бәласе сәбәпле, әлеге хәрәкәткә үзгәрешләр кертелә, ул инде киңкүләм масштабта оештырылмаячак. Шуны күз уңында тотып, Башкортстанның “Кызыл таң” гәзите укучыларны үз полкы сафларына басарга чакыра. Моның өчен сезгә сугышта катнашкан якын кешегезнең сурәтен аның хакында кыскача белешмә белән бергә [email protected] электрон адресына җибәрергә кирәк.

Язмалар “Кызыл таң” платформасында — kiziltan.rbsmi.ru сайтында, социаль челтәрләрдә һәм гәзиттә урнаштырылачак. Материаллар ел дәвамында кабул ителә.

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*