tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызылбайда һәйкәл куелды
Кызылбайда һәйкәл куелды

Кызылбайда һәйкәл куелды

Тубыл районы Кызылбай авылы урнашкан урында ярымайлы һәйкәл куелды. Әби-бабайлары  яшәгән, балалык еллары бу авылда узган якташларыбызның бу көн шатлыгы –куанычлары чиксез иде.

Авыл районның тарихи төбәкләрнең берсе булып санала. Фән хезмәткәрләре һәм кызылбайлылар әйтүенчә, авылга нигез уналтынчы гасырда салына. 1917нче елны монда 100 хуҗалык була, авылда  мәчет үз вазифасын башкарып эшләп тора. Бөек Ватан сугыш еллары бу авылга да зур югалтулар, сынаулар  алып килә. Яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган 45 якташларының исемлеге теркәлгән  һәйкәлнең ачылу тантанасына авылдашлары өлкәбезнең төрле төбәкләреннән килгән иде. Кызылбай нәселеннән булган кунакларның хатирәләрен һәркем кызыксынып тыңлады. Чараның башында Рият хәзрәт Ногманов мәрхүмнәрнең рухларына Коръәннән сурәлар укып, изге эшкә фатиха бирде. Алып баручы Гүзәл Көлмәмәтова  авылның тарихын сөйләп китте, кунакларга сүз бирде. Төмән шәһәреннән килгән Тәүфыйк Вәлитов бала вакытында ел саен Кызылбайда әбисендә кунакта булганын сөйләде, әниләргә багышлап җыр башкарды. Бөек Ватан сугышы ветераны Ш.Моратова, сугыш чорында туып үскәннәр, тыл ветераннары рәхимсез сугыш елларын искә алдылар. Һәркайсысы  гүзәл табигатьнең матур урнында урнашкан авылы, газиз сөйгән халкы турында җылы сүзләр тапты, тәүге балачагын искә алды. Авыр сынау юлларын узган буын  бу чараны оештыручыларга рәхмәтләрен юллады.  Бу  җаваплы эшне  Санниково авылында яшәүче  Шамил Көлмәмәтов якташлары ярдәмендә башкарып чыга. Бөтен авырлык үзенә төшсә дә, ул якташларының ярдәмен тоеп, киңәшләшеп эшли, планнаштырылган вакытка бу изге гамәлне тәмамлый. Кунаклар, катнашучылар бу булдыклы  затка   җылы теләкләрен юлладылар.

“Авылдашларыбызның һәркайсысы хәленчә булышты, һәйкәл эшләнеп бетерлсә дә, якташларым   өстәмә матди ярдәм җыйдылар, – дип сөйләде Шамил Көлмәмәтов. – Бу акчаларга без һәйкәлне ачу тантанасын сарык алып, Коръән ашларын укытып, дини  мәҗлестә авылдашларым белән очрашу үткәрдек. Шәһәрләрдә яшәгән кызылбайлыларның шалтыратып торулары,  ярдәм күрсәтүләре башлаган эшемне тәмамларга ышаныч бирде. Безнең авылда тырыш, хезмәт сөючән, динле кешеләр яшәгән, аларның арасында сәүдәгәрләр дә,  танылган кешеләр дә, гади якташларыбыз да  булган. 45 якташыбыз Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтып, гаилә корып балалар үстерсәләр, әллә мондый хәлләр булмас та иде. Авыл халкы ярдәме белән сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның исемлеген мәңгеләштердек.Хакимият вәкилләре дә читтә калмады. Безгә  матди ярдәм күрсәткән өлкә дума депутаты Н.П.Барышниковка, авыл хуҗалыгы башлыгы Ч.Т.Атнагуловка, бәйрәмебезгә Төмән шәһәреннән килгән, авылыбыз турында китап язырга теләүче Фәүзия ханым Маргановага рәхмәтләребезне юллыйбыз”.

1980нче елларны Кызылбай авылында әле йортлар сакланган була. Авыл халкының күпчелеге Санниково авылына күчерелә, кайберәүләре шәһәрләрдә эшкә урнашып, яшәп калалар. Авылда калдырып киткән хуҗаларсыз, ятимьләнеп утырган йортлар сагындыра. Ул елларны  авылдашлары туган нигезләрен сагынып ешрак килеп йөриләр. Аннары  авылда утырган буш  йортлар янып  китә, туган якларга чакырып торган мәчет күп еллар җимерелмичә саклана. Быел нәкъ бу мәчет урнында ярымайлы һәйкәл булдырулары авылдашларын яңадан җыйды, күрше авылларга, яшь буынга үрнәк вакыйга булды.

Бу эчтәлекле, мәгънәле  бәйрәм чарасында сугыш елларына, туган якка, әниләргә багышланган  җырларны Санниково авылыннан “Бәйрәм” ансамбле, Зилия Көлмәмәтова, Шамил Көлмәмәтов, бәйрәм кунагы Роза Яхина башкардылар. Кызылбай авылы югалган авылларның берсе дип әйтеп булмый, авыл халкы туган нигезләренә  яңадан җан өргән  ярымайлы һәйкәл куеп авылны, яу кырларыннан кайтмаган якташларын мәңгеләштерделәр. Бәйрәм чарасына килгән кунаклар милли горурлык, рухи яктан канәгатьләнү хисләре белән таралыштылар.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*