tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Латвиядәге “Идел” татар җәмгыяте вәкилләре татар бизәкләре белән чигү осталыгына өйрәткән
Латвиядәге “Идел” татар җәмгыяте вәкилләре татар бизәкләре белән чигү осталыгына өйрәткән

Латвиядәге “Идел” татар җәмгыяте вәкилләре татар бизәкләре белән чигү осталыгына өйрәткән

Латвиянең Рига шәһәрендә Калциема кварталы комплексында “Идел” татар җәмгыяте вәкилләре тамбур һәм шома чигү, татар орнаментлары белән бизәү буенча мастер-класс оештырган. Чигү үрнәкләренә Ләйсән Билалова һәм Алсу Малниеце өйрәткән. Бу хакта “Идел” татар җәмгыяте вәкиле Ләйсән Билал үзе хәбәр итә.

“Балалар үзе теләгән рәсемен алып, төрле җепләр сайладылар. Башта рәсемне кечкенә тастымалга күчерделәр, аннан соң лалә чәчәген чиктеләр. Монда ике төрле чигү ысулы кулланылды: тамбур һәм шома чигү. Балалар бик кызыгып эшкә тотындылар. Бер-берсенә киңәшләр биреп эшләделәр. Араларында җитезрәк чигүчеләр дә, әкренрәк эшләүчеләре дә булды. Андый балаларга без ярдәмгә килдек. Мастер-класска килгән өлкәннәр дә читтә калмады: алар да кызыксынып чигеп карады. Мондый чигешләр белән тастымал, алъяпкыч, намазлык, мендәр тышлары, кашагалар, җәймәләр бизәлә”, – дип сөйли Ләйсән Билал.

Мастер-класс барышында туристларга татарлар тарихын да сөйләгәннәрен билгеләп узды. “Читек, чүәк, сумка чигешләрен күрсәттек. Алар тегүче, чигүчеләрнең нәзакәтле эшләренә сокландылар. Бу җылы очрашу рухи яктан ике якны да баетты”, – ди Ләйсән Билал.

http://tatar-inform.tatar/news

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*