tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Лекторий» яңа сезонны башлап җибәрә: беренче лекция ислам финансларына багышлана!
«Лекторий» яңа сезонны башлап җибәрә: беренче лекция ислам финансларына багышлана!

«Лекторий» яңа сезонны башлап җибәрә: беренче лекция ислам финансларына багышлана!

Мөхәррәм аеның 14-нче көнендә (2-нче сентябрьдә), Казан яшьләре арасында зур популярлык казанган ачык Лекторий янә эшли башлый. Яңа сезонны мөселманнар өчен Лекторий Татарстан мөфтияте бинасында башлап җибәрәчәк. Беренче очрашу “Ислам һәм финанслар. Теория һәм практика” темасына багышланачак. Инвестицияләр һәм күчемсез милек, ислам финанслары өлкәсендәге сорауларга җавапларны тәҗрибәле белгечләр – спикерлар бирәчәк. Алар мөселманнарга үз милекләрен һәм акчаларын шәригать кушканча инвестицияләргә, финанслардан дөрес файдаланырга ярдәм итәчәк. Лекторларның берсе Нәзарәтнең шәригать бүлеге белгече, “Даруль ифта” call-үзәге хезмәткәре, РИИ мөгаллиме Әхмәд хәзрәт Әбүяхъя “Финанслар өлкәсендә шәригать нормалары. Төп нигезләр” темасына лекция сөйләячәк. Ул үз чыгышында ислам банкингы һәм ислам финанс инструментларының эшләү тәртипләре, иминиятләштерүгә булган таләпләр, ислам динендә процентка акча алу һәм бирүнең тыелган гамәл булуы (риба) хакында таныштырып үтәчәк.

Лекторийның икенче өлеше гамәли аспектлардан торачак – сүз ислам ипотекасы турында барачак. Чакырылган кунаклар Татарстанда күчемсез милек, фатир, бүлмә, йорт, җир һ.б. алу сатып алу өчен Шәригать нормалары тәртибе буенча өлешләп түләү (рассрочка) мөмкинлекләре хакында сөйлиячәк. Яңа ислам-финанс хезмәтләренең тәртипләрен “Ак барс” банкы вәкиле Руслан Хәлиуллин “Унистрой” оешмасы хезмәткәре, “Шәригать буенча процентсыз рассрочка” проекты координаторы Рамил Батыршин аңлатачак.

“Лекторий” очрашуына теләгән һәркем килә ала, әмма пандемия шартларында куркынычсызлык чараларын үтәү максатыннан чыгып, урыннар саны чикле – 50 кеше. Очрашуда катнашу өчен Инстаграмдагы @muslimmol аккаунтына директка язарга кирәк.

Башлану вакыты: 2 сентябрь, 19.00 сәгатьтә.

Урыны: Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38-нче йорт, 3-нче кат, конференц-зал.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге).

Журналистларны аккредитацияләү +7 (843) 237-59-39 телефоны буенча башкарыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*