tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленизаның яңа уңышлары
Ленизаның яңа уңышлары

Ленизаның яңа уңышлары

Лениза Дәүләтшина Тубыл шәһәренең А.А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният колледжын кызыл диплом белән тәмамлап Мәскәү дәүләт мәдәният институтына укырга керә.

ленни костантаФлейтада уйнаучы кыз  шәһәрдә яшәгән һәм укыган чорында якты йолдыз сыман үзен таныта.Тынлы уен кораллары оркестрда уйнаучы Ленизаның чыгышларын тубыллылар  төрле мәдәни чараларда еш күрәләр, тыңлыйлар иде. “Себер иле”тапшыруларын алып баручылар арасында иң яшь һәм талантлы кыз Габдулла Тукайның “Милли моңнар”, “И туган тел” шигырьләрен укып  телетамашачыларының мәхәббәтен яулады. Төрле музыка коралларында уйный белгән, сәнгатьле шигырьләр сөйли алган сәләт иясе, якташыбыз илебезнең башкаласы – Мәскәүдә дә югалып калмый. Россиянең милли әдәби премия финалистлар исемлегендә Ленни Константаны да күрә аласыз. Бу исем Ленизаның псевдонимы. Ул иҗат иткән шигырьләр матур, камил, ялкынлы да, фәлсәфи уйлануларга да укучыларын этәрә. Бәйге “Ел шагыйре”, “Дебют”, “Лирика”, “Юмор”,”Балалар әдәбияты” номинацияләр буенча үтә. Яшь шагыйрә шигырьләре белән “Ел шагыйре” номинациясендә ленизфиналга чыга. 21 нче март Халыкара шигърият көнендә  Мәскәү  Правительствосының конференц залында  бәйгенең йомгаклау тантанасы уза. Финалистларның шигырьләре “200 шагыйрьләр” дип аталган җыентыкта басылып чыга. Бу җыентыкка Ленни Константаның да шигырьләре кергән. Лениза Дәүләтшинаның уңышлары белән  горурланабыз. Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан диләр. Тырышлыгы, таланты белән ул туган шәһәрендә дә үзен танытты, башкалабыз Мәскәүдә дә сынатмады. Афәрин, Лениза!

Шигъри юллар аркылы күп әйберләрне әйтәсе килгән, тылсымлы сүзләр тапкан  Ленизабызның күңелендә иҗат ялкыны сүнмәсен,укулары да уңышлы барсын дигән теләктә калабыз. Ленизаның шигырьләре белән кызыксынучылар, стихи .ру Ленни Константа дип интернетта эзләгез.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*