tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Леонид Млечин Казанда милли матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясады
Леонид Млечин Казанда милли матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясады

Леонид Млечин Казанда милли матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясады

VII Милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумы кысаларында Казанның Корстон сәүдә-күңел ачу үзәгендә журналистлар семинарда катнашты. “Төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының милли сәясәттәге роле”нә багышланган утырышта танылган журналист, телевидениеда алып баручы, Россия телевидениесенең тарихи-публицистик программалар дирекциясе директоры Леонид Млечин махсус кунак буларак чыгыш ясады.

Леонид Млечин үз чыгышында Россия тарихы, журналистиканың җәмгыятьтә тоткан урыны, киләчәге, интернетның мәгълүмат эзләгән халык өчен зур мәйдан булу турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә басма журналистика югалуга таба бара. Шул ук вакытта югары дәрәҗәдәге журналистик язмаларга ихтыяҗ кала бирә, дип чыгыш ясаучы Россия төбәкләреннән җыелган матбугат әһелләренең җәмгыятьтәге урынын югары бәяләде.

Шулай ук ул бүгенге көндә Россия басмаларында халыкның тарихын яктырткан язмаларның аз булуын да ассызыклап узды. Журналист  фикеренчә, милли сәясәттә яңа мәгълүматны халыкның тарихы аша җәмгыятькә җиткерү отышлы. Моның өчен каләм әһелләренә тарихка битараф булмыйча, даими рәвештә белемнәрен арттырып торырга кирәк.

Каләм әһелләре белән очрашуга килгән танылган журналист бүгенге көндә Ислам диненә кагылышлы темаларга язучы журналистларның биз аз санлы булуын әйтте. “Ислам дине темасы, теология, дөнья күләмендә бик мөһим тема. Моңа алынырдай журналистлар, кызганыч, юк”, – диде ул.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*