tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лесосибирск шәһәрендә Сабантуй
Лесосибирск шәһәрендә Сабантуй

Лесосибирск шәһәрендә Сабантуй

Красноярск краеның Лесосибирск шәһәрендә Сабантуй гөрли. Халкыбызның күрке Сабан туе белән бәйле булган йола-уеннарның һәммәсендә мәйданда күрергә мөмкин. Биредә яшәүче күп санлы милләттәшләребез әлеге чараларда яратып катнаша.

Сәхнәдә крайның сәнгать осталары үзләренең дәртле чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өсти. Чарада шулай ук, Лесосибирск шәһәре башлыгы Андрей Хохряков, Лесосибирск шәһәре депутатлар советы рәисе Зиннур Гыймалтдинов, законнар чыгару җыены депутаты Евгений Петренко, Лесосибирск автономиясе рәисе Зөфәр Якубов һәм Татарстан кунагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*