tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Ләйлә Кәримова: Әтием кулына тотынып яшим кебек
Ләйлә Кәримова: Әтием кулына тотынып яшим кебек

Ләйлә Кәримова: Әтием кулына тотынып яшим кебек

Газета укучыларыбыз Ләйлә Фатих кызы Кәримованы, әлбәттә, иң әүвәл каһарман-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы буларак белә. Дөрестән дә, Ләйлә ханым гомере буе әтисенең истәлекләрен барлап, халкыбызга игелек кылу белән бергә, аның Калининград өлкәсе, Багратионовски шәһәрендәге каберен зыярәт кылып, яд итеп яши. Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлап, фронттан шагыйрьнең сугышчан иптәшләре җибәргән “Соңгы дәфтәр” дә Ләйлә ханым тырышлыгы белән нәшер ителде. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис идеясе белән бу куен дәфтәре факсимиль басма буларак дөнья күрде.

Билгеле, аңа әтисез үсү, аны гомер буе сагынып, юксынып яшәү җиңел булмагандыр. Әмма Ләйлә ханым тормышындагы, җанындагы бар авырлыкны да эш, мәшәкать белән басарга күнеккән.

Шушы көннәрдә Ләйлә Фатих кызы Кәримова гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Шушы уңайдан без аның уңайлы, җыйнак, ямьле фатирында әңгәмә кордык.

— Әтиемне бөтенләй диярлек хәтерләмим. Аны, нахакка гаепләп, кулга алган вакытта апам Адага – 2 яшь, миңа 1,5 ай гына булган. Әтиемне беренче тапкыр, ул акланып кайткач, 1941 елның 3 декабрендә күрдем. Әмма бу мизгел дә томанлырак булып күз алдыма килеп баса. Гомумән, минем истәлекләрем әнием язулары белән буталды, — дип башлады сүзен Ләйлә ханым. — Без ул вакытта Миславский-Дзержинский урамнары чатындагы йортта яшәдек. Чатнама салкын кыш иде. Урамда гына түгел, өйдә дә бик суык. Шул чактагы туңуларым әле дә онытылмый. Миңа 3-4 яшьләр тирәсе булгандыр, мичкә ягу өчен әни белән бергәләп утын кискәнебезне хәтерлим. Бозланып каткан утын пүләнен, чанага салып, өйгә алып кайта идек. Әмма мичне яккач та, өйгә җылы төшми. Һаман салкын.

Черек күлне чыккач, Дзержинский урамындагы ишегалдында балалар бакчасы бар иде. Әни танышларыбызның ярдәме белән шунда эшкә урнашкан. Аннары Адага, күпмедер вакыттан соң, миңа да балалар бакчасында урын табылган. Безгә кәбестә яфрагы ашатканнарын хәтерлим әле. Соңрак кайсыдыр чит илдән килгән йомырка онын да суга болгатып бирә башладылар. Без биредә ач үлемнән котылганбыз. Әни балалар йоклаган арада, без кайтканчы, өй җылына торсын, дип, мичкә ягып килә иде. Бер көнне әти азат ителеп кайткан булган, әнине каршы йорттагы танышларыбызда көтеп утырган. Шуннан алар бергәләп балалар бакчасына килде. Әнинең хатирәләрендә язылганча, мин шунда яшьтәшләремне: “Әйдәгез, әтиемне күрергә. Минем дә әтием бар бит!” — дип чакырганмын. Әтинең безне циркка алып баруы исемдә калган. Ада белән әтинең кулларын тотып утырдык. Ул кулларның җылысын мин әлегәчә тоям. Әйтерсең, мин әтиемнең кулына тотынып яшим. Ул, билгеле, өйдә озак була алмаган, аны 30 декабрьдә хәрби комиссариатка барган җиреннән алып калганнар. Өйдә торган 3 атнадан артык вакыт эчендә дә ул язучылар белән күрешкән, шулай ук документларын яңарту, паспорт алу, пропискага керү мәшәкатьләре белән йөргән.

— Ләйлә ханым, сез әтиегезне, күбрәк әнинең язуларыннан хәтерлим, дисез…

— Әйе, мин очрашуларда, кичәләрдә дә әйтәм, әтием турында нәрсә дә булса белүем белән әниемә рәхмәтлемен. Чөнки ул бар нәрсәне дә теркәп, язып барган. Әтием 4 елдан артык төрмәләрдә михнәт чикте, аннары сугышка китте. Ул өйдә юк, әмма бертуктаусыз әти турында сөйләшү бара, әни һаман аны искә төшерә. Әни, әти лагерьда чакта, аңа хатлар язган. Тик алар берсе дә иясенә тапшырылмаган, әмма әтинең үзеннән кайбер хатлар килеп җиткән. Кайгылы хәбәрне алганнан соң, әни хәсрәтеннән тәмам кара коелды. Ул һаман әтинең хатларын, үзенекеләрен дәфтәргә күчереп утырыр иде. Аннары хатларын архивка сорадылар, әмма бездә күчермәләре калды. Хәзер мин шул язуларны, хатларны укып, ничек яшәвебезне, ничек туклануыбызны, безгә кемнәр килеп йөрүен беләм. “Ләйлә тиктормас һәм бик җитез иде. Ул әтисенә охшаган”, — дип язган әнием бер истәлегендә.

— Минем сезнең әтиегезгә җибәргән рәсемнәрегезне күргәнем бар…

— Аларны ясаганыбызны хәтерләмим. Әмма әни безне 3-5 яшьләрдән үк хәреф танырга, укырга өйрәтте. Хәрефләрне киреләй дә язганбыз. Ә кулымны әни кәгазьгә куеп, карандаш белән сызып төшергән. Ада, әйткәнемчә, миннән 2 яшькә зуррак бит. Ул 8 яше тулгач, мәктәпкә укырга китте. Мин дә аңа иярдем. Бу 1944 ел иде. Шулай итеп, без Ада белән бергә 10 ел укыдык. Башлангыч сыйныфларда, урысчалап әйткәндә, отличница булдым. Соңрак миңа кыенгарак туры килде, математика авыррак бирелде. Кечерәк чакта яшь аермасы бик нык сизелә ул. Әмма мин беркайчан да “3”легә укымадым. Нимес теле, география, геометрия иң яраткан фәннәрем иде.

— Ул елларда буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнә, нинди уеннар белән мавыга идегез?

— Әнием искәртеп үткәнчә, мин бик җитез, көчле идем. Өйдә гел ир-атлар эшен башкардым. Кадагын да кагам, көйлим, төзәтәм, утын кисеп ярам, мичкә ягам, чиләк белән су ташыйм, ә Ада китап укый иде. Ул мәктәптә иң яхшы укучы, математикадан бик көчле иде. Без һәрвакыт урамда идек. Ачмы без, кием-салымыбыз начармы – моңа беркем дә игътибар итми, чөнки барысы да шулай яши иде. Безнең чүпрәктән тегелгән бер тубыбыз бар иде. Җәйләрен ишегалдындагы мәйданчыкта, бар дөньябызны онытып, волейбол уйнасак, кыш көне Черек күлдә тимераякта шуабыз. Ә чананы без кайда гына шумадык — Кремль, Сөембикә манарасы, Казансу буендагы таулар – барысы да безнеке иде. Минем спортны яратуым да шуннан киләдер, мөгаен. Аннары берәүләрнең кәҗәсе бар иде, аны тимер юл вокзалы тирәсендәге болынга куа идек. Шунда үзебез дә ашарга яраклы үләннәрне өзеп кабабыз.

— Ләйлә ханым, спорт дигәннән, сез велосипедта узышу буенча Татарстан җыелма командасы составына да кергәнсез, Бөтенсоюз студент ярышларында катнашуыгыз, республика бәйгеләрендә командагызның күп тапкырлар җиңүе турында да ишеткәнем бар…

— Утын ярып, су ташып үскән кыз булгангадыр, мин, әйткәнемчә, бик көчле идем. Физкультура дәресендә гранатаны 40 метрдан артык ераклыкка аткач, укытучым “Ах!” иткән иде. Шуннан соң мине ярышларга да йөртә башладылар. Волейбол да уйный идем. Казан дәүләт университетының хатын-кызлар командасына да алдылар. Заводта эшләгәндә дә, улым тугач та, волейбол уйнадым әле. Ә инде велосипедка утыргач, аннан төшмәдем дә. Миңа чын узыша торган велосипед бирделәр. Ә ул заманында бик сирәкләрдә генә бар иде. Казан авиация институты, республика командалары өчен көч сынаштым.

— Сез электрон-исәпләү машиналары заводында эшләп, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын казангансыз, “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнгәнсез. Ә шулай да үзегез укыган география факультетын ник ташлыйсы иттегез?

— Әйе, урта мәктәпне тәмамлагач, Ада белән Казан дәүләт университетына имтихан тоттык. Ул физика-математика, мин геоморфология белгечлеге буенча укырга теләдем. Әмма ул вакытта бу белгечлек буенча укытмыйлар иде. Мин география факультетына укырга кердем. Анда, югары стипендия алып, 2,5 ел укыдым. Әмма бу һөнәрем үземә бер дә ошамый иде. Мин инде: “Университеттан китәм, заводка эшкә керәм”, — дип әйтә башладым. Бу — һәркем берәр югары уку йорты тәмамларга тиеш, дип кабул ителгән еллар иде. Бераз начаррак укучылар техникумнарда белем ала. Шуңа да әнинең ризалыгын алу бик авыр булды. Мин үземнекен иттем, барыбер киттем, заводның җыю-монтажлау цехында эшли башладым. Бу вакытта предприятиенең даны гаять зур, аны бөтен ил белә иде.

Мине коллектив та үз итте. Эшемне яраттым, тора-бара сыйфат билгесе дә бирделәр. 10 елдан соң, шушы ук цехка мастер итеп билгеләндем, аннары беркадәр укыдым да, инженер-технолог итеп куйдылар. Бераздан инде цех партия оешмасы секретаре итеп сайладылар. 13 ел шушы хезмәтне башкаргач, заводның партия комитеты әгъзасы да булдым. Әле шушы көннәрдә хезмәт кенәгәсенең күчермәсе кирәк булды. Анда рәхмәтләр, дәүләт бүләкләре, мактаулар, күкрәк билгеләре хәтсез икән.

— Кешеләр белән эшләргә күркәм холкыгыз да булышкандыр, билгеле.

— Әни – бик тыйнак кеше иде. Ул үскән гаиләдә тәрбиялелек, әдәплелек бик югары бәяләнгән. Ишуковлар нәселе Буа, Сембер шәһәрләрендә тармакланган. Әнием үзе чыгышы белән Буа районының Суыксу авылыннан. Бу нәселнең зыялылыгы, укымышлылыгы ерактан килә. Әниемнең әтисе Гайнетдин Ишуков бик динле, тәртипле гаиләдә туып-үскән Гөлсем Гафаровага өйләнә һәм хәләл җефетен Санкт-Петербургка алып китә, шунда 5 балалары туа. Минем әнием 4 нче бала булып дөньяга килә. Аларның Нева проспектында кибетләре була. Гаилә Октябрь инкыйлабыннан соң Сембер шәһәренә кайтып төпләнә. Әни 15 яшендә Казанга килеп, җир-төзелеш техникумына укырга керә. Анда әтием Фатих Кәрим дә кабул ителгән була. Аның шундук чибәр әниемә күзе төшә. Гомумән, Ишуковлар барысы да зәңгәр күзле, ак йөзле, бөдрә чәчле кешеләр.

Әтием дә укымышлы, динле нәселдән. Алар гаиләдә 11 бала була, төпчеге — әтием. Бу гаилә Башкортстанның Ает авылында яшәгән. Мин еш кына әтиемнең апасына – Уфада гомер итүче Гобәйдә апа янына бара идем. Аның 5 баласы белән бертуганнар кебек якын булдык. Бу нәселдән дә күп кенә билгеле кешеләр, профессорлар, фән докторлары чыккан. Гомумән, Гобәйдә апа сөйләвеннән беләм: Кәримовларның барлык балалары да укымышлы, тәрбияле була. Абыйсы Габдулла (Ярлы Кәрим) үсмер Фатихны үзе белән Казанга алып килә. Озак та үтми, Габдулла абыйны кабат күчерәләр. Ул әтиемне Н.Крупская исемендәге балалар йортына урнаштырып китә, соңыннан әти, әйткәнемчә, техникумга укырга кабул ителә. Шуннан техникумга, Кадрия белән Фатих өстеннән, янәсе, алар үзләренең үткәннәрен яшерә, берсе — бай гаиләсеннән, икенчесе — мулла баласы, дигән хат-шикаять килә. Әниемне уку йортыннан чыгаралар, ә әтием ничектер эләгеп кала, бәлки аның инде комсомол сафында булуы да ярдәм иткәндер. Әти әнием янына барып йөргән. Ул исә башта беркая да урнаша алмыйча җәфаланган, аннары механика мастерскоена фрезерчы өйрәнчеге булып эшкә кергән. Күптән түгел әниемнең бер дәфтәрен таптым. “Бу хәерчелектән, ачлыктан, шулкадәр начар шартларда яшәүдән бик арыдым”, — дип яза ул. 1929 елда алар өйләнешә. 1935 елда- Ада, 1937 елда мин дөньяга килгәнмен. Яшь гаилә аякка басып, ныгып килә торган бер вакытта, бөтенләй икенче газаплар башланып китә…

Әнием безгә бик таләпчән булды. Мөгаен, без аны бигүк тыңлап та бетермәгәнбездер. Әмма мине бар нәрсәгә дә әнием өйрәтте. Алар үз сөйләмнәренә дә, балалары әйткән гыйбарәләргә дә, аларның кыланмышларына да, гадәтләренә дә, үзләрен кеше алдында тотуларына да һәрвакыт игътибар итә, тыйнак булырга өйрәтә иде. Үзләре дә бернәрсә белән дә мактанмый, гади һәм ярдәмчел иде.

— Ләйлә ханым, сез әтиегез җирләнгән Калининград өлкәсенә дә бик еш барып йөрисез бит әле…

— Әтинең каберен ул һәлак булганнан соң, 11 ел үткәч кенә очраклы рәвештә 2 литвалы таба. Анда 9 кеше җирләнгән. Победа бистәсе янындагы кырда була ул. Аннары каберне Победа бистәсенә күчерделәр. Татарстан Язучылар берлегенә хәбәр иттеләр, һәм без әнием белән, беренче тапкыр әлеге бистәгә 1957 елда бардык. 1969 елда каберне Багратионовски шәһәренә күчергәннәрен ишеттем. Әнием ул вакытта вафат иде инде. Без анда шагыйрь Ренат Харис белән 9 Май бәйрәменә бардык, Калининградка самолет белән очтык. Безне гаҗәеп җылы каршыладылар. Җиңү бәйрәме үзәк мәйданда үтте, анда барлык хәрби частьләр чыккан иде. Аннары Багратионовскидагы чараларда катнаштык. Шулай ук безне Көнчыгыш Пруссия буйлап йөрттеләр, барлык истәлекле урыннарны күрсәттеләр. Шуннан соң мин әтием каберен зыярәт кылырга даими бара башладым. 2007 елда, Багратионовски шәһәренең 50 еллыгына туры китереп, яңартылган һәйкәлне ачу тантанасы булды. Искесе инде 50 ел торган шактый тузган, җимерелә башлаган иде. Яңа һәйкәлгә акча туплауга бөтен өлкә кешеләре диярлек катнашкан. Бу эшне Гыйрфан Бәхтияров атлы бер татар оештырган. Кемдер 100 мең, кемдер 800, 1000 сум тапшырган. Калининградта яшәүче милләттәшебез Фәрит Хафизов үз акчасына сатып алып, кара гранит китереп биргән. Шунда миңа Лариса Борисовна исемле ханым турында сөйләделәр. Ул үз тормышын бик авырлык белән алып бара торган күп балалы ана икән, билгеле инде, акчасы да юк, әмма аның һәйкәлне яңартуга үз өлешен кертәсе килгән. Лариса ханым үз бакчасында яшел тәмләткечләр үстереп саткан һәм акчасын һәйкәл өчен биргән. Без аның белән очраштык. Ул Башкортстанда туган ханым булып чыкты. Обелискны бик тә мәһабәт итеп күтәргәннәр. Уртада бер гранит таш, анда әтиемнең сурәте төшерелгән, кырыенда тагын канат кебек 2 гранит таш. Аларына шагыйрь Фатих Кәримнең шигырьләре уеп язылган. Мин инде әтием белән җирләнгән барлык шәһитләрнең дә исемнәре язылуын теләгән идем, чөнки алар бергә һәлак булган, яугирләрнең каннары кушылган. Шөкер, обелискка барысының да фамилиясе язылган. Соңгы тапкыр без анда 2009 һәм 2010 елларда барып кайттык.

— Әтиегезгә үз гомерендә бик авыр хәлләрдә калырга туры килгән. Сезнең күңелегездә үпкә-кинә яшәмиме?

— Мин гомерем буе, һәртөрле ваклыклардан өстен булырга кирәк, дигән фикер белән яшим. Хәзер инде бер нәрсәне дә үзгәртеп булмый, кешене ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Ә инде кемдер ялгышкан, начар сүз әйткән икән, аны төзәтү мәслихәт. Әтием дә шундый фикер белән яшәгәндер, дип уйлыйм. Ул бит нинди авырлыклар күреп, лагерьлардан исән калган, салкын диңгез суын йөзеп, ярга чыккан, фронтта гел алгы сызыкта сугышкан, анда үзен чын батыр итеп күрсәткән. Ул мөмкин булмастайны эшли алган. Мин еш кына: “Ул кайдан көч алды икән?” – дип уйлыйм. Әтием үз әсәрләрен канкойгыч сугышлар тынып торган арада, төннәрен иҗат иткән. Шагыйрь Ренат Харис әйткәнчә, һәрвакыт алгы сызыкта сугышып, 150гә якын шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1 пьеса язу кебек батырлык бер генә халык әдәбиятендә дә юк. Ул әле кыска вакытлы курслар да тәмамларга өлгергән. Әнигә бер хатында әтием болай яза: “Бүген төнлә “Разведчик язмалары”н тәмамладым. Хәзер мине ничек пьесаны тәмамлап, күчереп язарга, дигән сорау борчый: вакыт юк, кәгазь юк, каләм дә юк”. Әтием әсәрләрен кешеләр йоклаганда язган. 8 ел дәвамында төрмә һәм сугыштан гайре нәрсә күрмәгән кешенең моны булдыра алуы, бер караганда, акылга да сыймый кебек. Сугышның инде тиздән тәмамланачагы да билгеге була, әтием әнигә фронттан һичшиксез исән кайтачагы турында яза. Соңгы вакытта иҗат итә алмаганлыгын, инде башында яңа әсәрләр туып килүен дә әйтә. Ни аяныч, аларны кәгазьгә төшерү язмаган була шул…

Автор: Сөембикә Кашапова
Чыганак: «Мәдәни җомга»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*