tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләйсән Зарипова Даун синдромлы кешеләр арасында чемпионатта өч медаль яулады
Ләйсән Зарипова Даун синдромлы кешеләр арасында чемпионатта өч медаль яулады

Ләйсән Зарипова Даун синдромлы кешеләр арасында чемпионатта өч медаль яулады

24-29 июль көннәрендә фин шәһәренең Тампере шәһәрендә Даун синдромлы затлар арасында өстәл теннисы буенча Европа чемпионаты узды. Бу турнирда Россия данын Татарстан спортчысы, Саба өстәл теннисы мәктәбе укучысы Ләйсән Зарипова яклады.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча Ләйсән 3 медаль яулады:

1 «алтын» һәм 2 «көмеш». Парлы разрядта ул Дита Андерева (Чехия) белән дуэтта беренче урынны алды. М.Маттео (Италия) белән катнаш парлы разрядта мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Ләйсән шәхси разрядта шулай ук көмеш медаль яулады.

minsport.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*