tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лилия Хөсәенова Дүртөйледән Гран-при алып кайтты
Лилия Хөсәенова Дүртөйледән Гран-при алып кайтты

Лилия Хөсәенова Дүртөйледән Гран-при алып кайтты

Башкортстан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә Татар җырын яшь башкаручыларының “Туган тел” XII Республика конкурсы узды.

Конкурсның соңгы сайлап алу өлешенә 46 яшь башкаручы чыкты. Аларның 17 се финалга үтте. Чарада Башкортостанның бик күп районнарыннан, Татарстаннан, ХМАО-Юградан (республика бәйгесе булса да) катнашучылар булды.

Гран-прига быел Актаныш кызы- Лилия Хөсәенова лаек булды.

Кунаклар арасында Башкортостан мәдәният министры урынбасары Рәмис Алтынбаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча  урынбасар Марс Тукаев бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*