tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лина Арифулина: “Милләтем белән бәйле һәр әйберне яратам”
Лина Арифулина: “Милләтем белән бәйле һәр әйберне яратам”

Лина Арифулина: “Милләтем белән бәйле һәр әйберне яратам”

«ТЭФИ», «Овация» премияләре иясе, «Татар җыры» эстрада фестиваленең режиссеры Лина Арифулина милләте белән бәйле булган һәр әйберне яратуын белдерде.

«Минем өчен ул саф һава сулаган кебек», – диде ул «Татар җыры» эстрада фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

«Җаваплылык зур, берсүзсез. Иң мөһиме – бердәм концепция булдыру. Концерт кына куясы килми, музыкаль спектакль оештырасы килде. Номерлардан алып, логотипларга кадәр ничек буласы уйланылды», – диде ул фестивальнең эчтәлеге турында.

  • Лина (чын исеме Линура) Арифулина 1963 елда Мәскәүдә туган. Актриса, режиссер, продюсер, тапшырулар авторы. Аларның иң танылганнары – «Фабрика звезд»ның беренче чыгарылышлары һәм «СТС зажигает суперзвезду» тапшыруы.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*