tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Латвия татарлары бәйрәм итте
Латвия татарлары бәйрәм итте

Латвия татарлары бәйрәм итте

Ригада   Латвия татарларының «Идел» җәмгыяте оешуга  30 ел тулу уңаеннан  юбилей чарасы булды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутуева һәм Татарстанның атказанган артисты  Гөлшат Имамиева  катнашты.  Шулай ук милләттәшләребезне котларга Россия, Азербайджан, Грузия илчелекләреннән, Литваның Висагинас татар җәмгыяте вәкилләре, молдован, башкорт диаспоралары  килгәннәр.

Оешма җитәкчесе Ринат Ахунов башта «Идел» оешмасының  тарихы,  эшчәнлеге белән таныштырган. Бөтендөнья татар конгрессы  исеменнән Л. Кутуева котлап, теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткергән.

Актив эшләгән татарларыбызга конгрессның медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылган. Конгрессның медаленә Мидхәт Сатданов, Фәимә Турлая, Илдар Галиханов, Рәхмәт хатларына Фәнүзә Ахунова, Минхаят Гимальдинова, Алсу Малниеце, Нәфисә Бирска, Ринат Фәизов лаек булган. Гөлшат Имамиеваның жырларына кушылып җырлаганнар, биегәннәр, бәйрәм иткәннәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*