tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лондонда Сабан туен бәйрәм иттеләр
Лондонда Сабан туен бәйрәм иттеләр

Лондонда Сабан туен бәйрәм иттеләр

Бөекбритания башкаласында UCL Лондон университеты территориясендә Сабан туе бәйрәме узды.

Милли бәйрәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов һәм Берләшкән Корольлекнең Татарлар ассоциациясе рәисе Рамил Миңнуллин тарафыннан Саба туе флагын күтәрүдән башланды.

Үзенең сәламләү сүзендә РФнең Бөекбритания Корольлегендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Яковенко Россия этномәдәниятен тарату аша мәдәни багланышның мөһимлеген билгеләп үтте. Шундый матур чараларның берсе – татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның чит ил татарларын Сабан туе белән котлавын укып үтте.

“Бүген Сабан туе бөтен дөньяда бәйрәм ителә. Ул быел Россиянең 56 төбәгендә һәм 24 чит илдә узачак. Һәм бөтен җирдә бәйрәм татарларны күп санлы ватандашлары һәм гомуми тарихи туган җире белән тоташтыручы җеп булып тора”, – дип билгеләнелә, аерым алганда, әлеге котлауда.

Бәйрәмгә шәрәфле кунаклар – Италиянең Татарлар мәдәнияте ассоциациясе рәисе Зөһрә Мәҗитова, Мәскәү өлкәсенең Төбәк татарлар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, рәссам Ринат Курамшин, Казакъстанның татарлар һәм башкортлар ассоциациясе башкарма директоры Ринат Габделхаликов һ.б. килде.

Соңыннан Казаннан “Зө-Ләй-Лә” төркеме, Ригадан Лилиана Газизова катнашында концерт булды. Бәйрәм тамашачылары милли уеннарда, көрәштә, биюләрдә бик теләп катнашты. Көрәштә абсолют батыр булып Арслан Җәләлов танылды.

Оештыручылар килгән кунакларны пылау, пәрәмәч һәм чәк-чәк белән сыйладылар.

Лондонда Сабан туен оештыручы – Берләшкән Корольлекнең Татарлар ассоциациясе, дип хәбәр иттеләр Казакъстанның татарлар һәм башкортлар ассоциациясе медиаүзәгендә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*