tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лондонда Сабан туена әзерләнәләр
Лондонда Сабан туена әзерләнәләр

Лондонда Сабан туена әзерләнәләр

16 июль көнне Лондонда Сабан туе узачак. Аны Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге илчелеге, Россия ватандашларының Бөекбританиядәге Координация советы ярдәме белән Бөекбританиядәге Татарлар һәм башкортлар ассоциациясе оештыра.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйрәм программасында рәсми затларның сәламләве, артистлар һәм иҗат төркемнәре чыгышлары, татар, башкорт, рус, британ җырлары һәм биюләре, тугандаш халыкларның музыкаль номерлары көтелә.

Шулай ук милли сувенирлар, халык кәсепчелеге эшләнмәләре ярминкәсе оештырыла, төрле тәм-томнардан, шул исәптән чәкчәк һәм башкорт балыннан авыз итү дә булачак.

Бәйрәм барышында Ринат Курамшинның Габдулла Тукайның 130 һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган картиналар күргәзмәсе, шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенең 25 еллыгына багышланган күргәзмәләр дә эшләячәк.

Сабан туена хас милли уеннар һәм төрле ярышларда көч сынашып, соңыннан дискотекада күңел ачып булачак, ди оештыручылар.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*