tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Люберцыдагы Татар мәдәнияте айлыгында татарча спектакльләр һәм фильмнар күрсәтелә
Люберцыдагы Татар мәдәнияте айлыгында татарча спектакльләр һәм фильмнар күрсәтелә

Люберцыдагы Татар мәдәнияте айлыгында татарча спектакльләр һәм фильмнар күрсәтелә

Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә Татар мәдәнияте айлыгы бара. Бу хакта Люберцы татарларының милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Айлык 19 ноябрь көнне Россия мәчетләренә багышланган күргәзмәне ачу белән башланды. 22 ноябрь көнне исә “Мәдәниятләр диалогында Россиянең традицион диннәре” темасына конференция узды. Шимбә, 24 ноябрьдә, җәмәгатьчелеккә “Мулла” фильмы тәкъдим ителде.

Киләсе атнада социаль челтәрләрдә татар мәдәниятенә караган конкурс үткәрү, Россиянең төрле традицион диннәр вәкилләре белән ачык дәрес уздыру, балалар арасында татар мәдәниятенә кагылышлы рәсемнәр конкурсын игълан итү күздә тотыла.
Моннан тыш, Татар мәдәнияте айлыгында китап күргәзмәсе оештыру, татар халкы тарихына кагылышлы лекция тыңлау, татар гаиләсендә татар милли ризыклары киче уздыру, татарча спектакльләр карау, спорт ярышлары үткәрү күздә тотыла.
Татар мәдәнияте айлыгы 18 декабрь көнне Татарча диктант язу белән тәмамланачак.
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*