tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Люблино музей тыюлыгында пианист Ринат Шакиров концерты узды
Люблино музей тыюлыгында пианист Ринат Шакиров концерты узды

Люблино музей тыюлыгында пианист Ринат Шакиров концерты узды

15 декабрь көнне Люблино музей тыюлыгындагы Дурасов сараенда танылган пианист, милләттәшебез Ринат Шакировның концерты узды. Программага классик фортепиано музыкасы әсәрләре кертелгән иде. Ал зал җыелган күп санлы тамашачылар Шуман, Дебюсси һәм башка композиторларның әсәрләрен хозурланып тыңладылар.

Белешмә өчен:

Ринат Шакиров – танылган пианист, Татарстанның халык, РФ нең атказанган артисты.

1962 елда Караганда шәһәрендә (Казахстан) туган. Профессиональ музыка белемен Тимертау музыка училищесында ала башлый, Санкт-Петербург, Мәскәү консерваторияләрендә укый.

Ринат Шакиров шулай ук Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балету буенча язылган фортепиано сюитасы авторы да.

Бүгенге көндә ул Санкт-Петербургның Мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, “Санкт-Петербург концерт эшлеклеләре берлеге” рәисе. Ринат Шакиров даими рәвештә төрле илләрдә, төрле шәһәрләрдә чыгышлар ясый.

Один комментарий

  1. Кадерле Имаметдин

    Эфэрин, Ринат!
    Татардагы талант, – это нормальное явленгие. Без Аллахынын якын миллэте. Талантыбызны устерергэ, миллэтебезне кайгыртырга бурычлыбыз.
    Мин узем дэ Фэрит Яруллиннын “Шурэлесенэ” гашыйк. Тик сирэк ишетелэ. Шул исэптэн яна эсэрлэр дэ.
    Унышлар синэ!
    Татар балалары, алга!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*