tatruen
Баш бит / Яңалыклар / М.Шәймиев: катлаулы хокукый мәсьәләләрне Федераль үзәк белән уртага салып сөйләшергә кирәк
М.Шәймиев: катлаулы хокукый мәсьәләләрне Федераль үзәк белән уртага салып сөйләшергә кирәк

М.Шәймиев: катлаулы хокукый мәсьәләләрне Федераль үзәк белән уртага салып сөйләшергә кирәк

Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында 2007 елда Федераль закон статусында расланган Шартнамә мәсьәләсенә тукталды. Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездының пленар утырышында Минтимер Шәймиев Шартнамәне озайту бар кешене дә борчый торган көнүзәк мәсьәлә булуын ассызыклады.

“Мин – бу вакыйгаларның эчендә кайнаган шаһит, шуңа күрә аңлатма бирү урынлы, дип сангыйм. Билгеле булганча, вакыт узган саен, дәһшәтле 90 нчы елларда барлыкка килгән Россия һәм Татарстан хакимият органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы 1994 елгы Шартнамә илнең язмышын хәл итте, дияр идем. Моны мин генә, сез генә дә түгел, моны дәүләт җитәкчеләре, сәясәтчеләр әйтә. Вакыт узган саен, моның әһәмияте тагын да арта бара. Безнең акылыбыз җитеп, зур ил турында кайгыртып кылган мәсьәләләребез. Сүз дә юк, ул чагында катлаулы вакытта, 94нче елда имза куелган вакытта, бик күп икътисади мәсьәләләр бар иде, 13 ләп икътисади килешү бар иде. 13 ел эчендә күп кенә мәсьәләләр хәл ителде, икътисадка кагылышлылары да. Вакыты җитте – 13 ел эчендә шартнамәнең эчтәлеген караганнан соң, монда икътисади мәсьәләләр буенча федераль дәүләттә бер күләмдә эшли башладык. Бу узган вакыт – федератив дәүләтнең әкренләп аякка басуы. Монда Татарстанның гаять зур роле. Әле беренче мәртәбә демократик дәүләт төзергә омтылып яшибез икән, без бу юлны үтәргә тиеш идек. Без аны тыныч юл белән уздык”, – дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе 2007 елгы Шартнамә барлыкка килү сәбәпләренә тукталып: “Күп кенә икътисади мәсьәләләр җайга салынганнан соң, Владимир Путин белән сөйләшеп, Татарстанны үстерү турында яңа программа кабул иттек. Бу киңәшләшеп эшләнгән эш булды. 2007 елгы Шартнамәнең барлыкка килүе турында, бәлки, безнең тарафтан аңлату да җитеп бетмидер. Аның эчтәлеген ачып карасак, бернинди икътисади мәсьәләләр куелмаган. Кайвакыт кайбер төбәкләр Татарстанга шундый караш, дип ризасызлык белдерәләр. 2007 елгы Шартнамәдә хокукый мәсьәләләрдән башка икътисади мәсьәләләр юк. 2007 елда Шартнамә кабул ителгәч, күпме вакыт узды, хокукый мәсьәләләр барысы да хәл ителеп бетмәде. Анда Конституциягә кагылышлы катлаулы хокукый мәсьәләләр бар иде. Хәзер генә моның җавабы да юк. Безнең хокукый мәсьәләләрдә ун ел эчендә алга китеш бар. Безгә онытырга да, кемнедер гаепләргә дә ярамый. Безнең Конституциябез Россия Федерациясеннән алдан төзелде. Алар бер-берсенә тәңгәл килми. Бездән чыгып эшләнгән эш кенә түгел бит ул. Аның чоры шундый иде. Монда икътисад турында сүз бармый. Шул ук вакытта ике Конституцияне якынайту мәсьәләсе барыбызны да борчый, ул – көн тәртибендә”, – диде Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, “безгә хәзерге вакытта, федераль үзәк белән утырып, гади булмаган катлаулы хокукый мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә кирәк”. “Шушы ачыклыкны кертү зарури. Президентыбыз хәзерге вакытта бу мәсьәләләр буенча фикер алышу алып бара. Уртак тел табарбыз. Иң катлаулы чорларда да Россия Федерациясен сәяси һәм икътисади яктан ныгытуга омтылышыбыз конкрет эшләребез белән раслана. Дөньяда нинди хәрәкәтләр булганын күреп торабыз, нинди генә чаралар күрмиләр. Көчле Россияне күрәселәре килми. Барыбыз өчен дә куәтле абруйлы Россия Федерациясе кирәк, дөнья күләмендә таныла торган федератив дәүләт кирәк. Аек акыл, түземлек белән эш иткәндә, бу мәсьәлә хәл ителәчәк”. – ди Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*