tatruen
Баш бит / Яңалыклар / М.Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру турындагы карар чыкты
М.Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру турындагы карар чыкты

М.Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру турындагы карар чыкты

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «М.Җәлил исемендәге Республика премиясен тапшыру» турындагы карары чыкты.

2018-2019 елгы бәйге нәтиҗәләре буенча М.Җәлил исемендәге Республика премиясе түбәндәгеләргә тапшырыла:

  • «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивален оештырган һәм Татарстан Республикасы театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен «Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесенең әдәби бүлек мөдире Игъламов Нияз Рәүф улына, «Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Якупов Илфир Илшат улына;
  • Муса Җәлил иҗатын өйрәнү һәм пропагандалауга зур өлеш керткән, дәреслекләр, укыту программалары, укыту-методик пособиеләр төзегән өчен шагыйрь, прозаик, публицист, педагог, җәлилче-галим Бадыйков Канәфи Габделбәр улына;
  • «Әлиф» хореография спектаклендәге артист хезмәте өчен «Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дәүләт бюджет учреждениесе балетмейстеры Батуллин Нурбәк Роберт улына;
  •  югары һөнәри осталыгы, милли музыка сәнгатен актив пропагандалаганы, концерт эшчәнлеге өченТатарстан Республикасы «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының сәнгать җитәкчесе Сөләйманов Айдар Данил улына.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*