tatruen
Баш бит / Яңалыклар / М.Җәлил юбилеена багышлап
М.Җәлил юбилеена багышлап

М.Җәлил юбилеена багышлап

2016 елда герой шагыйрь  Муса Җәлилгә 110 яшь тула. Бу уңайдан Кукмара поселогындагы  А.М.Булатов исемендәге лицейда юбилей чаралары башланды. 17 декабрьдә без, 6 сыйныфларның рус төркеме укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н.Җиһаншина җитәкчелегендә викторина үткәрдек, алган белемнәребезне ныгыттык. ”Кызыл ромашка”,  ”Бәхет”, ”Җәлилчеләр” командалары Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында туплаган белемнәрен күрсәтте. Дәрес материалыннан тыш без китапханә, интернет аша да белемнәребезне тулыландырдык, татарча биюләр өйрәндек, татар, рус, инглиз телләрендә М.Җәлил шигырьләрен ятладык, аның сүзләренә язылган җырлар җырладык, рәсемнәр ясадык, прецзентацияләр карадык, Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе эшләдек. Рус милләтеннән булган укучылар да сәнгатьле итеп, татарча Җәлил шигырьләрен сөйләделәр. Интернет аша шагыйрьгә куелган һәйкәлләрнең күплеген белдек, башкаларга да бу турыда җиткердек. Ә Ислам Әсхәдуллин үзе ясаган М.Җәлил портреты белән безне шаккатырды. Викторина бик җанлы, кызыклы үтте, файдалы чара булды. “Кызыл ромашка” командасы җиңде. Командалар татлы  призларга лаек булдылар. Бәйрәм алдыннан бусы да күңелләребезне күтәреп җибәрде.

А.М.Булатов исемендәге лицейның 6 сыйныф укучылары Семенова П.,  Якупова П., Аскарова Г.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*