tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Магнитогорски татарлары автономиясе рәисе татар теле укытуның методикасы юк дип исәпли
Магнитогорски татарлары автономиясе рәисе татар теле укытуның методикасы юк дип исәпли

Магнитогорски татарлары автономиясе рәисе татар теле укытуның методикасы юк дип исәпли

Магнитогорск шәһәренең “Татар рухы” җирле милли-мәдәни автономиясе рәисе Кадиминур Таһиров Россия төбәкләрендә яшәүче татарларга аңлатырлык дәрәҗәдә туган телне укыту методикасы юк дип исәпли. Бу фикерен ул бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә узган Бөтендөнья татар Конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән пленар утырышы вакытында әйтте.

Кадиминур Таһиров әйтүенчә, хәзерге татар теле дәреслекләре укыту процессын катлауландыра. Бу методика укучыларда туган телгә карата кызыксынуны сүндерә. “Укытучылар да җафалана, укучыларыбыз да качып бетә”, – диде ул.

“Татар рухы” җирле милли-мәдәни автономиясе рәисе рус һәм татар телле балаларга бердәм заманча яңа методика уйлап чыгарырга тәкъдим итте.

  • Милли Шура утырышындаРоссиянең 52 төбәгеннән һәм 13 чит илдән татар оешмалары һәм татар мәдәният үзәкләре җитәкчеләре, республиканың дәүләт структурасы вәкилләре катнашты.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/29/176142/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*