tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Максум Акчурин: “Кузьма Мининның татар булуы документта күрсәтелмәгән”
Максум Акчурин: “Кузьма Мининның татар булуы документта күрсәтелмәгән”

Максум Акчурин: “Кузьма Мининның татар булуы документта күрсәтелмәгән”

Берничә ел элек календаребезгә яңа бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне кертелде. Заманында төрле милләт кешеләренең берләшеп, тупланып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелүе тарих битендә тирән эз калдырды. 1917 елгы инкыйлабка кадәр әлеге көн иске стиль буенча 22 октябрьдә бәйрәм ителгән. 2005 елдан бу бәйрәм 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бердәмлек, дуслык көнен Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Мининның 17 гасырда илне поляк илбасарларыннан азат итүенә генә әйләндереп калдырырга кирәкме икән? Болганчык еллар вакыйгаларында татарларның өлеше нинди? Бу турыда Татарстанның Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты аспиранты Максум Акчурин белән сөйләштек.

– Максум әфәнде, бердәмлек көне татар халкы өчен нинди әһәмияткә ия?

– 4 ноябрь көненең татар тарихына да бәйленеше бар. Милләттәшләребез Минин һәм Пожарский ополчениесында торган. Гомумән, бу вакытта йомышчы татарларның хәрби әзерлеге яхшы булган, шуңа аларга зур өметләр багланган. Романовлар династиясе хакимлек итә башлауга аларга игътибар кими төшкән.

– Татарлар Болгавыр елларның нинди вакыйгаларында катнашкан?

– Милләттәшләребезне барлык походларга алганнар. Дошман ягы да татарларны үз гаскәре составына кертергә теләгән. Ә инде аерым көч буларак, морза нәселеннән чыккан татарларның 1608-1609 елларда походлар ясаганы мәгълүм. Алар, башлыча, Казан ханлыгын азат итү теләгенә бәйле. Шул максаттан Мордовиядәге татар кенәзләренең күрше халыклар белән җыелышып, буйсындырылган Казанны яуларга барган. Яшел Үзән районы Норлат һәм Борындык авыл тирәсендә зур бәрелешләр булуы, гаскәрнең ике дәвамында Зөяне камап торуы игътибарга лаек.

1615-1616 елларда Арча кешесе Җан Алинең шулай ук җирле халык белән берләшеп, Казанны руслардан тартып алу нияте белән сугышка күтәрелә. Бу вакытта татарлар Арзамас һәм Муромга җиткән дигән сүз чыгып, Мәскәү шактый куркуга төшә. Ләкин баш күтәрелү бастырыла.

– Татарларның полякларга каршы көрәшенә әйләнеп кайтсак, тарих битләрендә нинди исемнәр уелып калган?

– Касыйм татарлары гаскәре составында Исәнәй Карамышев Ладога кирмәнен Пьер Делавилльдән азат итеп, аның энесен кулга төшерүе билгеле. Рязань өлкәсенең Кадом районы татары Кудаш бәк Килдеяревнең Яцек полковнигының мең кешелек отрядын тар-мар иткәнен дә беләбез. Нугай морзасы Барай Котымов Сөеш Йосыпов һәм Романов шəһəренең (бүген Тутаев шәһәре, Ярославль өлкәсе)  татарлары белән бергәләшеп, Карелия аша Россиягә кереп баручы шведларның юлына төшкән. Гомумән алганда, тарихта андый шәхесләр шактый күп.

– Минин һәм Пожарский гаскәрендә булган татарлар турында тарих ни сөйли?

– 1612 елда Казан шəһəрендәге рус воеводалары Минин һәм Пожарский гаскәрен тулыландырыр өчен Казаннан Ярославль шәһәрендә сугышчылар китерә. Ләкин ниндидер сәбәп аркасында сугышчыларның зур өлеше кире кайтып китә. Бәкләр һәм морзалар җитәкчелегендәге татар отряды гына кала. Аларга Әстерхан  татарлары да кушыла. Милләттәшләребез шул елны Мәскәүне поляк басып керүчеләреннән азат итүдә катнаша. Моннан тыш башка халыклар белән берләшеп, Идел буе татарлары да үз җирләрен поляклардан саклый. Брүшәй бәк Еникеевнең (рус. князь Брюшей Еникеев) Мордовиядә дәүләтнең көньяк чикләрен саклаганы мәгълүм.

– Кузьма Мининны татар кешесе диләр…

– Документларда аның татар булуы күрсәтелмәгән. Әтисенең Түбән Новгород өлкәсенең Балахна дигән шәһәрендә гомер иткән Миня Анкудинов икәне әйтелә. Бабасын Влас дип йөрткәннәр. 1612 елда ул  Дмитрий Пожарский белән берләшеп, Түбән Новгородта халык ополчениесын җитәкли башлый. 1616 елда Арча кешесе Җан Али оештырган баш күтәрүе бастырылгач, бу эшне тикшерергә дип, Казанга килә. Ул вакытта күп кенә татар, мариларны җәзага тарталар. Кире Мәскәүгә кайтып барганда, Кузьма Минин юлда кинәттән вафат була.

– Ул вакытта татар гаскәрләре нинди корал йөрткән?

– Йомышчы татарлар яхшы хәрби әзерлекле булган. Атта йөри белү, җиңел корал йөртү сәбәпле аларны сугышка еш алганнар. Кылыч белән сугышу, уктан ату осталыгы да зур булган. Моннан тыш татарларның ат өстеннән генә ата торган утлы коралы турында мәгълүм. Гаскәрдә кеше саны җитмәгәч, ясак түли торган татарлар да хезмәткә алынган. Бу вакытта язып калдырылган мәгълүматларга игътибар итсәк, чит ил кешеләре ясак түләүче татарларның начар коралланган, хәрби әзерлексез булуын әйтә.

– Болгавыр еллар вакыйгаларында катнашкан татарлар турында кеше аз белә…

– Россия дәүләте составында татарлар төрле хәрби вакыйгаларда катнаша. Чит ил илбасарлары белән генә көрәшергә түгел, кайчак үзебезнекеләргә каршы чыгарга да мәҗбүр ителә. Ул вакытта дошманга каршы көрәштә башын салган бабаларны онытмасак иде. Татарларның, шул исәптән Идел буе халыкларының бу еллардагы роле аз өйрәнелгән. Алай да без аларның батырлыгын белеп яшәргә тиеш. Бабаларыбыз хәтерен саклар өчен ил тарихын өйрәнергә һәм белергә кирәк.

Автор: Миләүшә Закирова
Чыганак: “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*