tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Малмыжда Худяковны зурладылар
Малмыжда Худяковны зурладылар

Малмыжда Худяковны зурладылар

Менә инде ничә еллар буе Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә күренекле тарихчы, якташлары Михаил Худяковны искә алу чаралары уздырыла. Быелның 20 октябрендә дә биредә “Худяков укулары” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция булып үтте, Худяков туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды. Конференция эшендә Татарстан һәм Удмуртиядән, Киров һәм Томск шәһәрләреннән галимнәр катнашты, Малмыж районыннан мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары чыгыш ясады.

Михаил Худяковның тарихи мирасын озак еллар буе өйрәнгән һәм конференция эшендә һәр елны катнашкан язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмова бу фәнни җыенда “Вклад ученого М.Г.Худякова в историю Татарстана” дип аталган темага доклад ясады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ Фәүзия Бәйрәмованың кат-кат тәкъдиме белән, ниһаять Малмыжда да Михаил Худяков исемендәге урам барлыкка килде, ул туып-үскән йортның диварына истәлек тактасы куелды, шуңа күрә, истәлек тактасын ачу тантанасы да аңа тапшырылды.

Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Яңа Смәил авылы урта мәктәбендә укучылар белән очрашты һәм аларга Михаил Худяков мирасы буенча ачык дәрес бирде. Моннан тыш ул Малмыж мәчетендә, Яңа Смәил, Салкын Чишмә һәм Татар Кумбашы авылы мәчетләрендә халык белән очрашып, милләтебезнең бүгенге хәле турында сөйләде, иҗат планнары белән уртаклашты, китапларын бүләк итте. Һәр очрашуда татар телен саклауның мөһимлеге, аны мәктәпләрдә укыту проблемасы, дин-әхлак мәсьәләләре күтәрелде.

Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*