tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Малмыжда “Нократ моңнары” фестивале үтте
Малмыжда “Нократ моңнары” фестивале үтте

Малмыжда “Нократ моңнары” фестивале үтте

9 мартта Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендэ III төбәкара “Нократ моңнары” фестивале үтте.

Катнашучылар өч номинациягә: 14-17, 18-36 һәм 36 яшь һәм олыраклар – бүленеп ярыштылар. Хореография, вокал соло һәм ансамбльләр булып чыгыш ясаган үзешчән артистлар Киров өлкәсенең Малмыж һәм Көлмәз районнарыннан, Нократ Аланы шәһәре һәм районыннан, Татарстанның Балтач районыннан килгәннәр иде. Барлыгы 160 кеше. Фестивальга Малмыж хакимияте башлыгы һәм Киров шәһәреннән кунаклар килде.

Жюри рәисе танылган җырчы Фердинанд Сәлахов булды. Шулай ук жюри эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре Булат Мәрданов та катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*