tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышның йөзек кашы
Мамадышның йөзек кашы

Мамадышның йөзек кашы

Бүгенге көндә дә татар халкының матур гадәтләрен, күңелле йолаларын үз гаиләсендә, һәрбер эшендә, тормышында ачык чагылыш ясап яшәүче гаиләләребез бихисап күп. Менә Гүзәлия Гобәйдуллина Мамадыш районының йөзек кашы. Гомерен халыкка, китаплар дөньясына багышлаган ханым бүген тормышында гел дә башка юнәлеш тапкан. Ул күңелендәге татар халкына гына хас булган гүзәллекне, гадилекне һәм тыйнаклыкны төсле җепләргә үреп ак җирлеккә төшерә – чигү чигә. Хатын – кызларның гүзәллеген, ә ир – атларның көчлелеген, батырлыгын дәлилли торган гаиләләрнең берсе ул Мамадышта. Хәләл җефете – Нургалие авыр атлетика буенча республикада гына түгел дөнькүләм танылу алган шәхес. Шәһәребезнең төзеклеген, чисталыгын, матурлыгын булдыручыларның берсе дә әле ул. Ә Гүзәлия ханым лаеклы ялга чыккач та, һаман иҗатта. Аның яши торган өен оҗмаһка тиңләрлек.

Мамадыш районында инде 10 елга якын иҗат юлы булган “Кышкы чия” татар фольклор ансамбленең дә бик актив әгъзасы ул.

Рәсемнәрдә Гүзәлия Гобәйдуллина “Ак калфак” Бөтендөнья татар конгрессы хатын – кызларының оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова һәм “Кышкы чия” ансамбле белән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*