tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта “Ак калфак” эшчәнлеге үсә һәм көчәя бара
Мамадышта “Ак калфак” эшчәнлеге үсә һәм көчәя бара

Мамадышта “Ак калфак” эшчәнлеге үсә һәм көчәя бара

Районыбызда һәм авылларда “Ак калфак” оешмалары үз эшләрен ныгыта һәм эшчәнлекләрен көчәйтә бара.

Ноябрь аенда районыбыз “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге тагын да үсеп китте. Шулай ук “Ак калфак” оешмасы бүлекләренең һәм авыл “Ак калфак” оешмасы җитәкчеләренең отчет җыелышы булып үтте. Җыелышны Бөтендөнья Татар Конгрессы каршында оешкан “Ак калфак” оешмасының Мамадыш муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Ибраһимова Рузалия Нәкыйп кызы ачып җибәрде. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә әхлак дәресләренең алып барылуы, телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны дәвам итү йөзеннән алып барыла торган түгәрәкләрнең яхшы гына оешып килүен ассызыклап үтте. Көек Ерыксадан Рәсимә Галиева җитәкләгән түгәрәк инде үз “җимешләрен” дә бирә башлады. Берничә шигырь район гәҗите битләрендә урын алды.Оешма җитәкчеләренең чыгышлары бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч иде. Бигрәк тә барыбызның игътибарын җәлеп иткән чыгыш Мөнирә һәм Флера ханымныкы булды. Алар радио буенча даими чыгышлар ясыйлар һәм халыкны оешмабыз яңалыклары белән таныштырып баралар икән. Безгә-авылларга бу чыгышларны тыңлау мөмкинчелеге юк, чөнки авылларда радио тотмый. Эх… бу мөмкинчелекне дә тудырсалар икән безгә. Сингатуллина Әлфия ханым үзенең чыгышында мәктәпләрдә һәм мәчетләр каршында әхлак дәресләре укытуны көчәйтергә кирәклеге турында ассызыклап әйтте.

Әйе, сөйләүчеләрнең һәрберсе эшенә җаваплы караганы бик куандыра. Бигрәк тә, Югары Ушма авылының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Әхмәтҗанова Вәсилә Рөстәм кызының чыгышы барсын да сокландырды. Аларның эшчәнлеген күреп, күмәк хуҗалык җитәкчесе, район хакимияте җитәкчесе катнашында узган гомуми җыелышта да, аңа һәм авыл абыстаена эшләнгән эшләре буенча авыл халкы алдында чыгыш ясарга сүз биргән. Бу безне бик сөендерде.

Урта Сон “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, шул ук вакытта ул китапханә җитәкчесе дә булган Гайнетдинова Фирая Хоснулла кызы, балалар белән сәхнәдә бик матур чыгышлар оештырып бәйрәм кичәсе ясады. Бу кичәгә Шарифуллина Лилия Зиннур кызы белән мин дә чакырулы идем. Балалар тарафыннан Рафис Корбан әкияте буенча әзерләнгән “Куркак куян” әсәрен сәхнәләштереп күрсәткәннән соң, сәхнәдә куелган концерт номерлары килгән кунакларның, оешма әгъзаларының һәм халыкның күңелен күтәрде. Ул балаларны әзерләп кенә калмаган, материалларны район үзәгеннән сайлап алып кайтып, аларга үзе киемнәр дә теккән. Бу оешмабыз җитәкчесенең тагын да булганлыгын, чын хуҗабикә икәнлеген күрсәтә торган ягын ачты. Кичәдән соң, оешма әгъзалары белән җыелыш уздырды. Анда эшләнгән эшләренә отчет ясалды һәм киләсе ел өчен эш планы кабул ителде. Оешма җыелышында мин дә катнаштым. “Ак калфак” оешмасының максатын, бурычларын яңадан бер кат барлап, оешмабызның дөньякүләм эшчәнлеге, хәзерге көн яңалыклары белән танышып, анализ ясадык. Җыелыштан соң, дустанә формада сөйләшүләр чәй табыны артында дәвам итте. Араларында гармунчы Шарифуллина Рәмзиянең булуы күңелләрне тагын да дәртләндереп, үссендереп җибәрде. Алар тагын шулай җыелып кул эшләре белән шөгылльләнергә, халык авыз иҗаты белән танышуларын дәвам итәргә киләчәкләрен белдереп таралыштылар.

Бәхетемә районыбызның кечкенә генә Тугыз авылында Әниләр бәйрәменә дә катнашырга туры килде. Халкыбызның динне хөрмәтләүләре, оешмабыз эшчәнлегенең халкыбызның күркәм гореф – гадәтләрен, бәйрәмнәрен барлауларының көчәюе, безне күп еллар яшәгән төбәгебезгә китерде. Безне таныш йөзле, көләч ханымнар каршы алды. Кунакка Кләүш лесничествосы әниләре дә чакырылган иде. Монда барлык әниләр дә бик актив булып чыкты. “Авылда клуб булмаганлыктан бу китапханә безгә клуб вазыйфасын да үти инде. Барлык бәйрәмнәрне дә шушында җыелып уздырабыз.”-диделәр алар. Табынны әниләр үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән бизәп тә куйдылар. Бу кечкенә, бер генә урамлы авылда шундый яшь, матур әниләрнең эшчәнлекләрен, уңганлыкларын күреп сокланырга гына калды миңа. Бу бәйрәмне Тугыз авылының мөхтәрәм туташлары Зарипова Рузилә абыстай, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Хаҗиева Әлфинур Әхәт кызы, библиотека хезмәткәре Мусина Зәлия ханым белән берлектә оештырганнар. Монда килгән балалар да, матур итеп мөселманча киенгәннәр. Бәйрәмне ачып җибәрү өчен авыл имам хатибы Маннур Хаҗиев та чакырылган иде. Бәйрәм бик эчтәлекле, эзлеклелек белән Рузилә ханым тарафыннан матур итеп алып барылды. Әниләрне котлап әзерләнгән концерт номерларыннан тыш, Әниләргә багышланган вәгазьләр дә тыңладылар. Рузилә ханым үзенең моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр дә әйтте. Шул ук вакытта “Ак калфак” оешмасының эшләнгән эшләре, яңалыклар белән дә таныштылар. Аның эшләгән эшләренә нәтиҗә дә ясалды. Яңа җитәкче сайланды. Яшьлеген, булдыклылыгын искә алып Рузилә ханымга тагын бер вазыйфа йөкләдек. Әлфинур ханым үз чиратында, аның уң кулы булачагын белдерде.

 

Авылларның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Муллахмәтова Р.А.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*