tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта – Мөнәҗәтләр бәйгесе
Мамадышта – Мөнәҗәтләр бәйгесе

Мамадышта – Мөнәҗәтләр бәйгесе

Районыбызның  “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасында 235 мөслимә исәпләнә. Шуларның 165 е – авыллардан. Ел дәвамында күңелле очрашулар, бәйгеләр уздырабыз. Ә чираттагысы–мөселман мәдәнияте белән бәйләнешле лирик монолог–“Мөнәҗәтләр“ бәйгесе иде. Иң башта, бар кагыйдәләрен туры китереп шартнамә төзеп, аның белән аккалфаклыларны таныштырдык. Алар үз чиратларында бәйгегә  җитди әзерләнделәр. Икенче шартыбыз үз куллары белән чиккән кульяулык яки калфак алып килү иде.

Бәйгенең беренче турын зоналарга бүлеп уздырдык. Ә икенче турын мәдәният  йортында үткәрдек. Чигешләр белән зур гына күргәзмә ясадык. Шулай ук районыбызда яшәүче милләтләрнең костюмнарын курчак өсләрендә күрсәтеп, гореф-гадәтләр турында альбомнар да әзерләнде. Бәйгенең беренче өлешендә тарихка күз салып, мөнәҗәтләр турында белешмә бирдек. “Ак калфак“ ансамбле матур җырлары белән килгән халыкны сәламләде, “Исем кушу“ йоласын күрсәтте. Аннан  сүз мөнәҗәтчеләргә бирелде. Икенче турга узган 16 “аккалфаклы“ сәхнәдә имтихан тотты. Һәрберсе үзенә бер эчтәлекле мөнәҗәт әйтте. Арада үзләре, якташлары иҗат иткәннәре дә яңгырады. Һәр мөнәҗәтче Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләкләрне  район “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рузалия ханым Ибраһимова  кулыннан кабул итеп алды. Мәҗлес сый-нигъмәтләр тулы табын артында дәвам итте.  Барысы да канәгать иде: күңелле ял иттеләр, бер-берсе белән тыгыз аралаштылар, файдалы тамаша карадылар бит.  Икенче бәйгедә балалар остазлары белән чыгыш ясаячак.

Луиза Мисбахова,
район “Ак калфак“ оешмасы әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*