tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта Нәүрүзле ярминкә гөрләде
Мамадышта Нәүрүзле ярминкә гөрләде

Мамадышта Нәүрүзле ярминкә гөрләде

18 мартта мамадышлылар ике атна саен зур түземсезлек белән көтеп алган ярминкәләр финиш сызыгына  җитте. Нәүрүзле ярминкә, Әбиләр теле белән әйтсәк, әче таңнан ук башланды. Иртәнге сәгать сигезенче яртыларга ит, сөт әйберләренең зур өлеше сатылып беткән иде инде. Көмешкүлдән Марс Юнысов шәһәрдә һәм башкалабыз Казанда узган ярминкәләрдә 30 баш мөгезле эре терлек һәм ат ите саткан. Катмыштан Шәмсетдиновлар да ярминкә саен ике түшкә алып киләләр иде. Авылларына күп очракта буш машина белән кайтып киттеләр. Югары Ушмадан Илнар Әхмәтшин умарталар тота. Бүген аның Мамадышта да, Казанда да даими клиентлары бар. Балдан тыш ит сатып та гаилә бюджетына акча керткән ул.

Шәһәребездәге көнбагыш җитештерүче “Вятка OIL“ җәмгыяте дә көздән бирле әлеге ярминкәләрдә бер тонна чамасы продукциясен саткан. Түбән Тәкәнештән Әминә Җиһаншина зур түземсезлек белән җәйне көтә. Киләсе сезонда ул сорау күп булган җиләк-җимешләрне, ак чыршы, каен себеркеләрен күбрәк әзерләргә җыена. Ишки авылы китапханәчесе, авылның “Ак нур“ фольклор ансамбле җитәкчесе, авылның “Ак калфак“ оешмасы   әйдаманы Әминә Һадиева бер генә ярминкәне дә калдырмаган. Коллективы белән җиләк-җимешләр, гөмбәләр җыярга йөргәннәр.

Үзәк мәйдан өйләгә чаклы гөрләп торды. Берничә урында пылау, Нәүрүзнең төп ашамлыгы булган карга боткасы пешерелде, кайнар коймак һәм чәйдән авыз итәргә була иде. Халык һәм спорт уеннары оештырылды. Аларда  актив катнашучылар буш кул белән китмәделәр. Ә сәхнәдә районыбызның 14 авылыннан килгән иң чибәр кызлар – Нәүрүз гүзәлләре үзләренең җыр-биюләре белән халыкны ял иттерделәр. Шәһәребезнең үзешчән сәнгать осталары, гармунчылар, “Ак калфак“ һәм “Кышкы чия“ ансамбльләре дә ярминкәгә һәм бәйрәмгә матур бизәк өстәделәр.

Николай Михайлов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*