tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта шагыйрь Рафаил Газизов исемендәге бәйге игълан иттеләр
Мамадышта шагыйрь Рафаил Газизов исемендәге бәйге игълан иттеләр

Мамадышта шагыйрь Рафаил Газизов исемендәге бәйге игълан иттеләр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мамадыш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизов иҗатына багышланган төбәкара конкурс үткәрә.

Конкурс укучыларны Рафаил Газизов иҗаты белән таныштыру, аларны рухи кыйммәтләргә, традицияләргә, милли мәдәнияткә, сәнгатькә, телне өйрәнүгә тарту, укучыларның филологик, интеллектуаль һәм эстетик үсешен формалаштыру, әдәби иҗатка сәләтле яшь талантларны ачыклау максаты белән оештырылды.

Әлеге бәйге әдәби иҗатка сәләтле яшь талантларны ачыклау, яшь язучыларны популярлаштыру, аларның осталыгын үстерүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Конкурска Татарстан мәгариф оешмаларының 1-11 сыйныф укучылары үз эшләрен тәкъдим итте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*