enrutat
Баш бит / «Манзара» — татар көрәшендә яңа сүз!
«Манзара» — татар көрәшендә яңа сүз!

«Манзара» — татар көрәшендә яңа сүз!

Казанның “Пирамида” комплексында узган “Манзара” премиясенә татарча көрәш буенча ярышлар көрәш һәм, гомумән, Татарстан спортында яңалык буларак кабул ителде. Шул чакта ук оештыручылар һәм түрәләр киләсе елда аның тагын да югаррак дәрәҗәдә үтәчәген фаразладылар. Сүзебез шул хакта. Кунагыбыз — “Манзара” проектының җитәкчесе, журналист, продюсер Айдар Шәймәрданов.

Айдар дус, әйдә ераккарак күз ташлыйк әле. Татарча көрәш буенча башка – яңа форматтагы бәйгеләр уздыру идеясе кайчан, ничек туды? Күптән йөрткән идеңме бу фикерне?

Радик, көрәш һәрберебезнең дә йөрәгендә яшидер ул. Дистә еллар буе җитәкчеләребез милли төребезне хөрмәткә күтәрер өчен күп көчен куйды, зур бүләкләр белән көрәш бәйрәмнәре оештыра иде. Хәтерләсәгез, Татарстан көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтовның да бишәр “Газель” автомобиле куйган чаклары булды район командаларына. Кызганыч, без аның тырышлыгын һәм хезмәтен вактында аңлый алмадык кебек. Бүләкләр үскән саен көрәшебез дә сату-алуга әйләнә башлады, бигрәк тә Сабан туйлары. Мине озак еллар буе: “Ничек сон элегрәк батырлар яулык өчен дә көрәшкән? Ни өчен көрәшебез дөнья мәйданына бик авыр чыга? Ни өчен меңләгән тамашачы белән залларыбызны тутыра алмыйбыз?” — дигән сораулар борчып торды. “Манзара” премиясе шушы чарасызлыкка бер җавап һәм үзенә күрә күптәнге хыялны тормышка ашыру теләге булгандыр. Мин “Манзара” премиясенә матди мөмкинлекләрне клиплар, туйлар, концертлар төшерү нәтиҗәсендә тупладым. Иң элек, әлбәттә, үземнең көчкә һәм чыгымнарга таянган идем. Шулай да…


— Үзең генә барыбер җиренә җиткереп оештыру бик үк җиңелләрдән түгел. Фикердәшләр, идеяне күтәреп алучылар булдымы?

Булды. Иң элек — әти һәм әни. Алар минем иң ышанычлы һәм күптәнге рухи терәгем, дусларым. Шөкер, көрәш дөньясында да андый кешеләр бар. Урынлы билгеләп уздың: җиренә җиткереп эшләр өчен олы кешеләрнең ярдәменнән башка булмый. Чөнки, алар мондый ярышларны беренче тапкыр гына уздырмый һәм барлык нечкәлекләрен белә. Бу чараны оештыруда төп киңәшчем һәм терәгем Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов булды. Көрәшнең тамырын да, сабагын да татып караган шәхес, Атказанган спорт остасы. Социаль челтәрдәге көрәшкә багышланган күп кенә төркемнәргә кушылгач, аларда да тәртип урнаштырды ул. “Манзара”дан соң көрәш җәмәгатьчелеге һәм спортчылар яңа бер сулыш белән яши башлады кебек. Көрәш федерацияләренең дә ярдәмен тойдым. Күп кирәкми бит ул, кайчакта рухи ярдәм дә җитә.

— Командаң турында да сөйләп китсәң иде.

Командама килгәндә… Алар барысы да диярлек утны, суны бергә кичкән егетләр һәм кызлар. NDA буенча күбесенең исемнәрен әйтергә ярамый. Шактые Мәскәү, Түбән Новгород, Екатеринбург, Казан шәһәрләреннән һәм Татарстан районнарыннан. “Манзара” премиясе белән бәйле төп эшләрне тәртиптә тотучылар арасында баш хөкемдар — Азат Нурмөхәмәтов, башкарма директор — Фәрид Салихов, минем уң кулым — Данияр Валеев, интернет технологияләр буенча белгеч — Альберт Хәйруллин, режиссер — Ринас Васиков кебек егетләргә аерым рәхмәт.

Узган “Манзара” татар көрәшен, милли спортны бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәреп җибәрде. Отзывлар, кайтавазлар турында сөйлә әле. Ниндирәк фикерләр килеп иреште? Әлбәттә, фикерләр арасында негатив төсмердәгеләре дә бардыр…

“Манзара” проекты тамашачылар өчен яңалык булды һәм ул уңай фикерләр калдырды. Безгә килеп ирешкән хатлар һәм комплимент авторлары — 15 яшьлек балалар да, 80 яшьлек бабайлар да иде. Гомумән, тамашачылар көрәшле һәм җырлы бәйрәмне кышның иң яхшы бүләге буларак кабул итте. Тискәре фикерләргә килсәк, әлбәттә, көрәш халкына бәйрәмне түләүле итү ошап бетмәде. Ничек инде татарча көрәш буенча ярыш түләүле була ала да, ничек инде без аңа акча түләп керик, янәсе… Ләкин чыгымнарны исәпкә алсак, безнең башка чарабыз юк иде. Хәер, чын күңеле белән көрәшне яраткан кеше тамашага билет алып керде. Моннан тыш, әлеге акчалар “Манзара”ның бер өлешен капларга һәм көрәш үсеше, аны төрле мәгълүмат чараларында таныту өчен тотылды. Үзе тамаша оештырып карамаган кеше боларны мәңге аңламаячак. Ә көрәш өчен өлеш кертергә теләгән тамашачыларыбызга без ихластан рәхмәтлебез.

— Инде киләсе елның гыйнварында булачак бәйрәмгә күчик. Әйе, мин аны ниндидер чираттагы ярыш, я булмаса, концерт-шоу дип кенә билгеләмим, ә менә нәкъ бәйрәм буларак кабул итәм. Милли спортыбыз бәйрәме, көрәш бәйрәме, көрәшчеләр һәм көрәш сөючеләр бәйрәме дип. Миңа калса, әлеге бәйрәм заманында 30 августта уза торган бәйгене алмаштырды, “Батырлар бәйгесе”нең альтернативасы буларак кабул ителә башлады. Килешәсеңме?
Радик туган, бер оештыручы да үзен чагыштырганны яратмый, яңалык керттем дип уйлый бит. Без дә көрәш дөньясына ниндидер яңалык керттек дип ышанабыз. Аерым алсак, көрәшнең “Пирамида” залында узуы. Тамашачыларның һәм көрәшчеләрнең “Кайда келәм җәясез?” диюе генә дә ни тора бит, ә инде “Манзара”ны теге яисә бу чарага ошаган дисәләр “все новое — это хорошо забытое старое” дип җавап бирәбез. Сер түгел, мин барлык чараларның иң матур үрнәкләрен җыеп алдым һәм аны премиядә тәкъдим итә алдым. Максат — “Манзара”ны Айдар Шәймәрданов проекты итү тугел, ә көрәшчеләрне туплаган уртак бер чара ясау. Бүген ул безнең бердәмлек өчен бик кирәк.

— Әйдә, таныштырып кит әле чираттагы бәйрәм чарасының шартлары белән? Кайчан, кайда, ничек узачак ул? Көрәшчеләрне сайлап алу принцибы ничегрәк башкарылды? Кем кем белән көрәшәчәк?

Бәйрәм шартлары элеккегесеннән аермалы була. Бик матур итеп җиһазландырылган цирк бинасында Татарстан сабантуйларында батыр калган егетләр һәм оештыручылардан рәсми чакыру алган дөньяның иң көчле көрәшчеләре чыгыш ясар дип көтелә. Әлбәттә, “Манзара” — чын батырлар мәйданы, монда авырлык берәмлеге 130 кг кадәр. Узган елны 70 кглы егетләр дә бер куркусыз үз районнарының данын якларга килде. Аларны алкышлар белән каршы алдылар һәм озатып калдылар. Тормыш – үзе көрәш. Тормыш көндәшләрне үлчәү берәмлекләренә бүлеп бирми, “Манзара”ны исә тормышның бер чагылышы дип кабул итәргә кирәк, ул тормышның символы. Шуңа күрә, сынмыйсын-сыгылмыйсын икән — түргә рәхим ит! Көрәшчеләр соңгы секундларга кадәр үзләренең көндәшләрен белмәячәк, чөнки җирәбә сәхнәдә ясалачак.

— Ничек нәкъ менә цирк бинасы?

Цирк бинасы үзенә күрә аренаны хәтерләтә. Шуңа күрә, тулысынча үзеңне көрәш мәйданында тою өчен бу иң шәп шарт кебек күренде. Циркта өр яңа ремонт, кереп карап чыктык, барысы да шәп. Тиздән сезгә “Манзара” сәхнәсенең визуаль чагылышын күрсәтә алырбыз.

— Әлбәттә, заманалар башка хәзер. Самавар яки магнитофон өчен көрәш кызыксыну уята алмый. Бүләкләр, приз фонды белән дә таныштырып китсәң иде. Көрәшчеләр нәрсә өчен бил алышачак?

Без елның-елында нинди бүләк куячагыбызны тамаша якыная башлагач кына әйтәбез. Чын көрәшче бүләк өчен түгел, дан өчен көрәшергә тиеш диләр. Бүләкне соңгы көннәрдә генә әйтү безгә нәрсә бирә? Беренчедән, көрәшне ихластан яраткан егетләрне ачыклау мөмкинлеге бирә, икенчедән, бу безнең тамашаның бер шарты — без аны арттыра алабыз. Шуны гына әйтәбез, ул узган елдагыдан ким булмаячак, ягъни йөз меңнән артык. Төп бүләк — чемпион билбавы. Аның бәясе — 150 000 сум, күннән ясалган каешта кулланылачак материаллар — 999,9нчы алтын, австрия фианитлары, никель. Ул махсус “Манзара” проекты өчен ясалачак.

— Тамашачылар да буш кул белән китмәячәк дип ишеттем. Нәрсәгә өметләнә ала алар?

Тамашачылар — безнең төп горурлыгыбыз. Шуңа күрә, алар өчен махсус автомобиль куябыз. Билет алган тамашачыларыбыз матур бәйрәм караганнан соң үзенең бәхетен лотереядә сынап караячак. Кем җиңә — шул җиңә инде.

— Чираттагы “Манзара” җыр сәнгате белән үрелеп барыр, мөгаен. Ни генә әйтсәң дә, син эшчәнлегеңнең башыннан ук спорт һәм сәнгать синтезының матур үрнәген күрсәтә башладың.

Дөрес, “Манзара” проекты ике юнәлешне спорт һәм музыканы үзенә берләштерә. Әлеге чара яшь артистларга сәхнәдә үз урынын табарга ярдәм итте, аларның шактые шәхси концертларын куя башлады. Быел да талантлы артистларга яңа мөмкинлекләр күрсәтергә тырышачакбыз. Күп кенә премияләрдә инде аякка баскан артислар белән эшлиләр, ә без яңа йолдызлар кабызабыз. Анысы инде күпкә авыррак. Шуңа күрә, тамашачылар да үз өлешен кертер дип ышанып калабыз. Циркка, 19 нчы гыйнварда көтеп калабыз.

Димәк, исеңдә калдыр: 19 гыйнвар! Казан! Цирк бинасы!
Һәм татарча көрәш!!!

Радик Сабиров, 
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*