tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Элда “Ак калфак”
Мари Элда “Ак калфак”

Мари Элда “Ак калфак”

Ноябрь ахырында татар мәдәнияте йортында “Ак калфак” оешмасы һәм Мари республикасы татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре бергә Әниләр көнен билгеләп үтте. Әниләр, әбиләр… Сездән дә кадерлерәк кеше бар микән бу дөньяда! Без үзебезнең “Ак калфак” оешмасы турында сөйләдек. Әниләргә багышланган шигырьләр яңгырады, җырлар җырланды. Безнең белән бергә олы апалар, әбиләр булуга карамастан, үзебезнең татар биюләрен биеп тә алдык. Шулай бергә-бергә үзебезнең уй-фикерләребезне, ничек балаларыбызны, оныкларыбызны чын татар итеп үстерү – бу барлык Мари республикасындагы татарларның төп бурычы булуына инандык. Кичә бик күңелле үтте.

11 декабрьдә Медведево мәчетендә, 18 декабрьдә Йошкар-Ола Җәмигъ мәчетендә олы Мәүлет мәҗлесләре булып үтте. “Ак калфак” инициатив группасы вәкилләре монда чакырылган кунаклар иде. Мөхәммәт с.г.нең тарихы, яшәү, тормыш юллары, пәйгамбәребезнең авырлыкларга карамастан үз юлыннан тайпылмыйча куйган хезмәте белән бик эчтәлекле итеп таныштырдылар. “Ак калфак” оешмасындагы ханымнар башлангычы белән оештырылган мөнәҗәтләр әйтү мәҗлесне тагын да бизәде. Барысы да гаиләдә башлана, шуны онытмасак иде. Тарихыбызны белеп, яңадан яңа уңышларга ирешсәк иде, дигән теләкләр белән таралыштык. Амин, шулай Алдагы көннәрдә интернатта тәрбияләнгән балаларны Яңа ел белән котларга җыенабыз!

Резидә Нурмөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*