tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Элда төбәкара “Халкым минем” фольклор фестивале узачак
Мари Элда төбәкара “Халкым минем” фольклор фестивале узачак

Мари Элда төбәкара “Халкым минем” фольклор фестивале узачак

Халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү, саклау максатыннан Мари Эл республикасында 2013 елда беренче тапкыр төбәкара “Халкым минем” фольклор фестивале уздырыла. Әлеге мәдәни чарадан соң татар теле укытыла торган һәрбер мәктәптә бу эшкә зур игътибар бирелә башлады.

Быелгы фестиваль март аенда оештырылачак.

24 мартта Бәрәңге районы Портянур урта мәктәбендә узачак. Мәктәп республика күләмендә үзенең “Тамчы” фольклор коллективы белән дан тота. Мәдәни чараның төп бурычы – республикада татар теле укытыла торган мәктәпләрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүне көчәйтү, бу эшкә яңа этәргеч бирү.

28 мартта II төбәкара “Халкым минем” фольклор фестивале Йошкар-Ола шәһәрендә узачак. Чараны оештыручы – республиканың татар мәдәният үзәге. Фествиальдә Чуваш, Татарстан, Мари Эл, республикаларыннан, Түбән Новгород, Киров өлкәләреннән каоллективлар катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*