tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гәрәй Мәгъсүмҗановның иҗат кичәсе узды
Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гәрәй Мәгъсүмҗановның иҗат кичәсе узды

Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гәрәй Мәгъсүмҗановның иҗат кичәсе узды

26 октябрь көнне Йошкар-Ола шәһәренең мәдәният үзәгендә Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гәрәй Мәгъсүмҗановның иҗат кичәсе узды. Бәйрәм Республика татар мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе, “Сандугач” халык коллективы җитәкчесе, “Хәзинә” гөслә ансамбле җитәкчесе Гәрәй Габдрахман улына 60 яшь тулу уңаеннан үткәрелде.

Кичә бик матур, бай эчтәлекле итеп оештырылган. Кунаклар Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин, Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин, талантлы баянчы Дамир Габдрахманов, Мари гөсләчеләре ансамбле, “Сандугач” халык коллективы, “Хәзинә” татар гөсләчеләре ансамбле чыгышларын карый алды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Гәрәй Габдрахман улы үзе дә гөслә җитештерүчесе булып тора. Моннан тыш, “Хәзинә” коллективында аның бөтен гаиләсе чыгыш ясый!

Мәртәбәле кунаклар арасында “Медведевск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы, муниципаль район депутатлары Җыелышы рәисе Рүзәл Усманов, Марий Эл Республикасы мәдәният министры Константин Иванов, Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры Сәрия Зиннәтова, Чуашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов һәм башкалар бар иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев һәм шәхсән үз исеменнән Сәрия Фәйзелхак кызы юбилярны котлап, «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» БТК медален тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*