tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марсель Салимҗановны искә алу көне
Марсель Салимҗановны искә алу көне

Марсель Салимҗановны искә алу көне

Бүген СССРның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге, Россиянең К. Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты, академик Сәлимҗанов Марсель Хәким улының тууына 80 ел тулды.

Шул уңайдан камаллылар иртән аның каберенә зыярат кылдылар. Ә кичен 19 сәгатьтә, традиция буенча, Марсель Хакимович истәлегенә яңа премьера — Орхан Памукның «Минем исемем Кызыл» спектакле көтелә.

10 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Марсель Сәлимҗановны искә алу кичәсе була.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*