tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марсель Сәлимов белән очрашу узган.
Марсель Сәлимов белән очрашу узган.

Марсель Сәлимов белән очрашу узган.

Башкортстанның Дүртөйле район китапханәсендә күренекле язучы, юмор һәм сатира остасы Марсель Сәлимов белән очрашу узды. Чарада шигърият, әдәбият сөючеләр катнашты.

Урыс, башкорт, татар, чуваш, инглиз, болгар телләрендә басылып чыккан 40лап китап авторы Марсель Сәлимов белән күзгә-күз карашып аралашу мәктәп укучылары һәм өлкән буын вәкилләре өчен дә бик фәһемле, кызыклы булды. Юмор остасы үзенең табадан гына төшкән шигырьләрен укыды, төрле темага фикерләре белән ихлас бүлеште.
Танылган җырчы Радик Динәхмәтовның, флейтада уйнап, дәртле дә, моңлы да җырларын башкаруы ямь өстенә ямь өстәде. Очрашуда күренекле шагыйрьләр Мөнир Вафин, Фәния Габидуллина белән беррәттән, Дүртөйле талантлары – “Дулкын” әдәби иҗат клубы әгъзалары да чыгыш ясады

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*