tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Масфия Сафина остаханәсе
Масфия Сафина остаханәсе

Масфия Сафина остаханәсе

2016 елнын 25 сентябрендэ Марий Элдагы “Ак калфак” инициатив группасы көзге муллыкка багышланган “Оста кул” кичәсе үткәрде.

Катнашучылар үз бакчаларында үскән җиләк-җимешләрен, яшелчәләрне, алардан эшләнгән салатлар, тозлаган, маринадланган гөмбәләр, төрле вареньелар алып килделәр. Шул кичәдә татар милли ризыкларын – гөбәдия, алма бәлешен пешерү буенча пешекче Масфия Сафина мастер класс уздырды. Үзенең осталыгын күрсәтте, камыр ризыклары пешеру серләре белән уртаклашты. Безнең арада ул көнне Мәдинә остаз да бар иде. Бәлешләр пешкән арада ул безгә Ислам диненең килеп чыгу тарихын, хәзерге көндә төрле агымнар барлыкка килү, шуларны яшьләргә дөрес итеп анлату турында сөйләде. Анын белән сөйләшүдә үзебезгә күп яңалыклар ачтык, төрле сорауларга җавап алдык. Милләтебезнең иң тәмле ризыкларыннан саналган гөбәдия, чыннан да телне йотарлык булып пешеп чыкты. Кичәнең ахырында үзебезнең куллар белән эшләнгән ризыклардан авыз итеп тәмле чәй эчтек, рецептлар белән алыштык. Бик куңелле һәм эчтәлекле кечкенә генә кичә булды.

Марий Эл “Ак калфак” оешмасы. Резида Нурмөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*