tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Матур һәм файдалы чара
Матур һәм файдалы чара

Матур һәм файдалы чара

1 июль көнне “Ак калфак”лылар  белән Әсән-Елга мәдәният йорты  хезмәткәрләре  “Иң оста җиләк җыючы” бәйгесе оештырдылар.  Җиләкнең күплеге һәйран калдырды. Тукай әйтмешли, “күз ачып йомганчы, һичшиксез җыярсың бер чиләк”. Шулай булды да.

Ясирә ханым иң тиз җиләк җыючы, Рафилә – җиләкләрне чистартып  җыючы, Суфия ханым эре җиләкләрне генә җыючы буларак билгеләп үтелде. Катнашучы һәркем бүкләләнде. Спонсорлар Ясирә, Зөмәрә ханымнарга рәхмәт белдерелде. Кадер киче буларак, җиләкләр ялгыз, мохтаҗларга күчтәнәч итеп өләшенде.

Соңыннан күптән түгел генә Әсәнбашта ачылган “Акъяр”  чишмәсенең салкын тәмле суын эчеп ләззәтләндек, аның матурлыгы белән хозурландык. “Ак калфак”лылар  мондый матур файдалы чараны киләсе елларда да үткәрергә кирәк дигән фикергә килделәр.

Зөмәрә Җиһаншина, Кукмара җирлеге
“Ак калфак”оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*