enrutat
Баш бит / Мәчет – мөселманнарның тормыш үзәге
Мәчет – мөселманнарның тормыш үзәге

Мәчет – мөселманнарның тормыш үзәге

 200 ел элек – беренче мәчет

Ижау Җәмигъ мәчете тарихы XIX гасырга барып тоташа. XIX гасыр башында татарлар корал җитештерү заводына эшләргә дип килә башлыйлар. Шул вакытта алар аерым бистәгә урнаша башлыйлар. Нигездә Дүртенче, Бишенче, Алтынчы һәм Җиденче урамнарда күпләп торалар. Татарлар үз тормышларын мәчеттән башка күз алдына да китермиләр. Дини йолаларны үтәү өчен аларга 40 чакрым ераклыкта урнашкан күрше Әгерҗе авылындагы (хәзерге вакыттагы Әгерҗе шәһәре) мәчеткә йөрергә туры килә. Әлбәттә, мөселманнар өчен мондый шартлар уңайлы булмый.

Архив документлар буенча, 1810 елда мәчет салу турында сүз башлана. Гади эшче халыкның матди мөмкинлеге булмагач, мөселманнар корал җитештерү заводы җитәкчелегенә, мәчет салу өчен ярдәм сорап, бик күп тапкыр мөрәҗәгать итеп карыйлар. Тик күп еллар дин кардәшләребезнең үтенече җавапсыз булып кала.

Бары тик 1838 елда гына иман йортының проекты һәм сметасы төзелә. 100 кеше сыйдырышлы агач мәчет тирә-юньдәге башка Аллаһ йортларына охшарга тиеш була. Бистәнең Дүртенче урамында булачак мәчет өчен җир бүленеп бирелә. Төзелеш өчен тендер игълан ителә, аны Сарапулдан православие динендә булган мещанин Иван Петров җиңә. Мәчет төзелеше шул ук елны башланып, 1845 елның 1 сентябренә тәмамланырга тиеш була. Тик заводта тиешле материал булмау сәбәпле, төзелеш озакка сузыла. Мәчетне 1846 елның 1 сентябрендә салып бетерәләр.

100 ел элек – икенче мәчет

Татар җәмәгатьчелеге арта барган саен, мөселманнар өчен бер мәчет кенә аз була башлый. 1908 елда Ижау татарлары тагын бер Аллаһ йорты салырга кирәклеге турында сүз башлыйлар. Бу юлы әлеге мәсьәлә тизрәк хәл ителә. 28 ноябрьдә мөселманнар мәчет салырга рөхсәт алалар. Аны беренче иман йортыннан ерак булмаган Бишенче урамда төзергә карар кылалар. 1909 елның 28 июнендә Ижау татарлары җыелышында төзелеш өчен Г. Минегулов һәм Х. Шәймурзин җаваплы кешеләр булып сайланалар. Тик күп сәбәпләр аркасында төзелеш бары тик 1915 елда башланып, 1916 елда төгәлләнә.

Тик 1930 елларда ике мәчет тә урнашкан бу мәйданны чираттагы заводны салу өчен яраклы дип табалар. 1932 елның 9 июнендә Ижау шәһәр советы иман йорт­ларын сүтәргә дигән карар кабул итә. Мөселманнарга мәчетләрнең берсен сүтеп, башка урынга күчерергә тәкъдим ителә. Бу җиңел булмый. Ләкин 30нчы елларда бөтен җирдә мәчетләрне япканда, Аллаһ йортын башка урынга күчереп салу, аны саклап калу өчен мөмкинлек була. 1932 елның 26 июлендә мөселманнар иман йортын сүтеп, шәһәр читенә (хәзерге Азин урамы) күчерә башлыйлар. Әлеге эшне башкаруда һәр мөселман ярдәм итәргә тырыша. Акчалары булмаганнар төзелеш материаллары алып киләләр. Манара куярга рөхсәт ителмәсә дә, мәчетнең үз эшчәнлеген дәвам итә алуы зур бәхет була.

Азин урамындагы мәчет

Ислам дине күтәрелгәч, Ижау Җәмигъ мәчетенә манара куела. 2004 елда Аллаһ йортын кирпеч белән тышлыйлар, ул заманчарак күренә башлый. Ә гает көннәрендә мөселманнар саны артканнан-арта баргач, 1996 елда кечкенә мәчет янына зурны төзиләр.

Шул вакыттан башлап Ижау Җәмигъ мәчете мөселманнарның рухи һәм дини үзәгенә әверелә. Монда бәйрәмнәр дә уздырыла, халык намазга, башка дини гыйбадәтләрне үтәргә килә. Хәзерге көндә дә дин кардәшләребез Аллаһ йортын саклап калган әрвахлар рухына дип дога кылып, аларны истә тотып, рәхмәтләрен әйтеп яшиләр. 2017 елда кечкенә мәчет урынына яңасы, заманчасы калкып чыкты.

Әмрия Мөфтәхетдинова, Ижау шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*