tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчеткә ун ел
Мәчеткә ун ел

Мәчеткә ун ел

Ульяновск өлкәсенең Новоспасск эшчеләр бистәсендә төзелгән һәм күпне күргән мәчет үзенең 10 еллыгын билгеләп узды. Эш шунда, әлеге мәчет төзелеп бетүгә аны район хакимияте үз балансына алды һәм мөселманнарга арендага бирү турында карар чыгарды. Бистә картлары берничә тапкыр судлашып та, мәчетне үзләренә кайтарып ала алмадылар. Дөреслекне эзләп байтак вакытларын һәм сәламәтлекләрен югалткан дин-кардәшләребез ахыр чиктә ризалашып, үзләре төзегән мәчетне 49 елга түләүсез арендага алырга булалар.

Ульяновскидан Саратовка бара торган олы юл өстендә урнашкан бу мәчет, чыннан да күпне күрде. Район администрациясе башта жирне рәсмиләштерүдә ясалма каршылыклар тудырса, соңрак төзелеп беткән бинасын теркәүне кире кагып килделәр. Шунлыктан, ун ел эчендә мәчет картларына җирле хакимият белән 21 тапкыр суд юлын узарга туры килә.

Новоспасск районында татар авыллары булмаса да, бистәдә өч меңгә якын татар гомер итә. Шулар өстенә биредә мөселман динен тотучы башка милләт вәкилләре дә байтак. Еллар дәвамында мәчет булмау үзен нык сиздерә иде дип искә ала картлар.

Мәчет төзелешен башлап җибәргән һәм аны ахырына чаклы алып барган Кәрим Аделов әлеге гыйбадәтханә каршында районның “Ак калфак” татар хатын-кызлар җәмгыятен һәм бистә абыстае Тәскирә апа белән киңәшеп гарәп теле белән ислам нигезләрен өйрәнү дәресләре оештырган.

Район җитәкчелеге 10 ел эчендә шактый гына каршылыклар тудырган булса да, мөселманнарны котларга район башлыгы үзе килгән иде. Бәйрәм булгангадыр инде, мәҗлес вакытында мәчет картлары да, башлык та мәчетне рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәреп чыкмады. Өлкә татар автономиясе рәисе исә районда сабантуй бәйрәмен үткәрү кирәклеген ассызыклап узды. Башлык киләсе елда уздырырга вәгъдә бирде һәм мәчеткә акча бирү турындагы сертификатны бүләк итте.

Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*