tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчетле авылда бәхет бар
Мәчетле авылда бәхет бар

Мәчетле авылда бәхет бар

30 август көнне Никольское авылы үзеннән читтә яшәүче бар авылдашларны
туган якка, туган нигезгә җыйды. Авыл тарихында сөенечле вакыйга булып,
мәчет ачылды.

Туган җирнең кадерен белеп яшәүчеләр бар әле. Яхшы күңелле кеше яши
Никольское авылында. Исеме русча булса да, бу авылда татарлар яшиләр. Үз
төбәгебез кешеләре, гади генә татарчалаштырып, “Никул” дип йөртәләр бу
авылны. Никольское авылы тарихы турында газетыбызның узган елгы санында
мәкалә чыккан иде. Искәртеп, исеменә кагылышлысын гына кабатлыйм. Авылга
нигез салучы Николай Наживин була. 1934-35нче елларда бу җиргә
Татарстаннан татарлар күчеп килә башлыйлар. Рус гаиләсе янәшәдәге
Мелетские Горки авылына күчеп китә.

Колхозлар таралганчыга кадәр Никольское авылы нык, яшь, дәртле була.
Кырыклап хуҗалыгы булган һәр йорты диярлек бала-чага белән гөрләп тора.
Әлеге мәҗлестә дә апалар шул заманны искә алып, “бер авыл башында гына
биш-алты өйгә кырыклап бала җыела идек” дип сөйлиләр. Хәзерге көндә авылда яши торган 21 йортка 51 кеше санадылар.

Кечкенә авылда мәчет булу – зур хыял. Никольское авылында мөселманнар
моңарчы да әлеге мәчет белән янәшә булган Нәбиулла бабай өендә җыелып
укый торган булганнар. Хуҗалары үлгәч тә, бу йортны мәчет итеп тоталар.
Авылда ун ел тирәсе Габделнур хәзрәт Нәбиев имам вазыйфасын үти.
Габделмәлик абый Шәйми улы мөәзин булып тора. Нәбиулла бабай йорты бик
тузгач, янәшәдәге буш торган өйне сатып алып, яхшылап ремонт ясап, эчен,
тышын заманча материаллар белән төреп, күз явын алырдай мәчет булдырып
куялар. Авыл халкының туган җирен яратулары, бер-берсен хөрмәтләп, олыны
– олы, кечене – кече итеп яшәүләре хыялларын чынга ашырды.

Никольское авылы мәчете Малмыж районында 18нче мәчет булып ачыла.
Тантана башында шушындый мәчет ачылуга Аллаһыга шөкер итеп язылган
шигъри юллардан соң тирә-юньне моңлы Коръән тавышы биләп алды. Тантана
чарасын алып баручы Илгиз Габделмәлик улы Шәймиев бераз мәчет төзелеше
турында әйтеп китте: «Авылда иман нуры көчәйгәннән көчәя барды. Йорт
сатып алып, мәчет итеп җиткезергә уйлаштык. Ул вакытта әле акча да җитми
иде. Аллаһы Тәгалә юлларын ачты, уйламаган җирләрдән күп-күп акчалар
килә башлады. Төзелештә кемдер акчалата, кемдер кул көче белән ярдәм
итте. Мәчет төзелешендә көчен керткән кешегә Аллаһ җәннәттә урын әзерләп
куяр ди. Һәрберебез бу эшне Аллаһ ризалыгы өчен эшләгәндер».

Авыл төбәге хакимияте башлыгы Марат Равил улы Галимҗанов никуллыларның
шатлыгын уртаклашып: “Татар авылының күркәме һәм йөзек кашы булып Аллаһ
йорты – мәчет санала. Юлчылар да, мәчет манарасын күргәч, бу авылда
иманлы халык рухи тәрбиядә яшидер дигән фикер туа. Мәчетегез тулып,
намазлар укылып торсын. Мәчет төзүчеләргә һәм төзүдә өлеш керткәннәргә
Аллаһының рәхмәтләре яусын”, – дип, котлау сүзен башлады.
Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов
тантанага җыелган халыкны Бөтен Киров өлкәсе мөселманнары исеменнән
сәламләп, вәгазьле котлауларын җиткерде:
–Татарлар кайда гына төпләнмәсеннәр, һәр җирдә иң элек үзләренә йорт төзегәнче, мәчет салганнар. Хәтта, Кытайда да беренче мәчетне татарлар салган. Бу авылда берничә тапкыр вәгазь сөйләргә туры килде. Ул вакытта мәчетнең кайда икәне дә
беленми иде. Хәзер олы юл өстендә бу балкып торган мәчеттә күпме кешегә
намаз укып чыгарга мөмкинлек була. Эшләгән эшебезне белеп бетермәсәләр,
хәерлерәк. Халык белмәсә, балык белер, дигән. Аллаһыга якынрак булган
саен, савабы да күбрәк. Һәркемнең өстендә мәчет хакы бар. Без ул мәчеткә
йөрергә тиешбез. Балаларыгызны да алып килегез, мәчеттә биш вакыт намаз
укылып торсын. Ирләр өчен иң зурысы җомга намазы. Хатын-кызлар ирләрен
җомга намазына әзерләп җибәреп тә, савабын алалар.

Нияз хәзрәт күп кенә уйланырлык нәрсәләр турында сөйләп, мәчет
төзелешендә иң актив булган, күп көче кергән кешеләргә Киров өлкәсе
мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Нияз хәзрәтнең фикерләрен куәтләп, Киров өлкәсе татарларының региональ
милли-мәдәни автономиясе рәисе Я.Х.Әсхәтдинова үз котлаулары белән
Бөтендөнья Татар конгрессы исеменнән дә сәламнәрен җиткерде: «Мәчеткә
балаларны да алып килсәгез иде. Без иң элек үзебезнең туган телебезне
белергә тиеш. Дин дәресләре белән беррәттән татар теле дәресләрен дә
өйрәтсәләр, бик саваплы булыр иде. Без сезне уку китаплары белән тәэмин
итәр идек, һәрвакыт сезгә булышырга әзербез», – дип, китаплар бүләк итте.
Күрше Актүбә авылы имамы Хәниф хәзрәт Корбанов та якташларын бу күңелле
вакыйга белән ихластан котлады: “Никул авылы халкы мәчет төзергә бик
тырышты. Бу эштән дә мөһимрәк эш юктыр. “Йортларыгызда да намаз укыгыз,
базга охшап тормасын” дигән хәдис бар. Мәчетегез буш тормасын, азан
тавышы яңгырап торсын“.

Никольское авылында яшәүчеләр исеменнән Сәгъдиваккас Хаҗиев шатлыкларын
бүлеште: “Башка җирләргә баргач, матур эшләнгән мәчетләрне күреп кызыгып
йөри идек. Аллаһыга шөкер, безгә дә насыйп булды күркәм мәчет төзергә.
Намазларга йөрергә насыйп булсын.“

Әле генә хаҗ сәфәреннән кайткан Малмыж шәһәреннән Ринат хәзрәт
Гыйбадуллин да үз чыгышында бик кирәкле тәрбияви вәгазьләр сөйләде.
Никольское мәчетенә Коръән китабы да бүләк итте.
Никольское авылында туып үскән Гөлсара апа Муллагазиз кызы да, шушы
шатлыклы вакыйгага сөенеп, авылдашларын мөселманча яшәргә, Аллаһы
Тәгаләгә күбрәк гыйбадәт кылырга өндәде. Көчебез барында мәчеткә
барырга, өйрәнергә кирәк. Соңыннан ник бармадым дип үкенерлек булмасын,
дип чакырды.

Янәшәдә генә урнашкан Актүбә авылы халкы белән элек-электән, тату, дус
яши никуллылар. Актүбә авылында туып үскән, хәзер Малмыж шәһәрендә
яшәүче Мәдехия апа Галимҗан кызы да җылы теләкләрен җиткерде.
Тәкъбир әйтеп, тасма кис- теләр. Алгы сафта ир-атлар җомга намазына
ашыкты. Манарадан бар авылга ишетелерлек итеп азан яңгырады. Намаздан
соң ачылыш тантанасына килгән барлык кешегә дә мәчет ишегалдында
әзерләнгән мул тәгамле өстәлләр артында сый-хөрмәт күрсәттеләр.
Күркәм чара күпләрнең күңел түрендәге саф хисләренә шулай юл ачты.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*