tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчетләр язмышында – татар язмышы
Мәчетләр язмышында – татар язмышы

Мәчетләр язмышында – татар язмышы

Самара өлкәсе Елховка районының Мулла авылы Яңа мәчете мәхәлләсе 25 еллык юбилеен зурлап уздырды.

Мәчет мөтәвәллияте шушы истәлекле көн уңаеннан Самарада, тирә-як авылларда яшәүче абруйлы кешеләрне, әлеге мәчет төзелешенә өлеш керткән авылдашларны җыйды. Мулла авылы халкын истәлекле вакыйга белән Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара Губерна Думасы депутаты Шамил Хисаметдинов, күрше Тупли авылы мәчетләре имамнары Наил хәзрәт Гыйматдинов, Шакирт хәзрәт Хәйруллин, Надеждино авылы имамы Мәсгуть хәзрәт Кыямов, Самараның “Нур” мәдрәсәсе ректоры Наил хәз­рәт Сөләйманов котладылар.

Чарага килгән халык, Мулла авылы тарихын барлап, совет чорында да динебезне югалт­маган бабайларыбызны зурлап искә алды. Ә инде үзгәртеп ко­ру чоры килеп җиткәч, би­редә зур төзелеш башланды. Юби­лейда шушы эшне әйдәп йөрүче­ләр, авылның бүгенгесе һәм килә­чә­ге турында сүз барды.

– Мулла авылына нигезне 1803 елда Алимбәк исемле мулла салган булган. Авылның исеме дә шуннан киткән. Ә 1810 елда биредә беренче мәчет төзелгән. Шул вакыттан бирле безнең авыл халкы мәчетле һәм динле булып яши. Кызганычка, 1882 елда авылда зур янгын чыгып, бу мәчетебез яна. Ләкин күп тә үтми, аның урынында яңасы калкып чыга, — дип сөйләде мәчетнең бүгенге имамы Ирек хәзрәт Насыйров.

Совет чорында Мулла авы­лында да дин кысрыкланган, әл­бәттә. Хәтта Сталин реп­рес­сияләре вакытында дин әһел­ләрен — Әдиулла Камалетдиновны һәм Мирзаҗан Гайнуллинны кулга алып, берсен атып үтергәннәр, икенчесен сөргенгә озатканнар. Үткән гасырның 30нчы еллары уртасында мәчет тә ябыла, ләкин картлар, яшеренеп булса да, өйләрдә җыелып, җомга намазларын укыйлар, Коръән мәҗлесләре үткәрәләр, корбан чалалар, теләгән кеше Ураза да тота, никахлар укыла. Елына ике тапкыр, һава торышына карамастан, зиратта яисә Каршы урман дип аталган гүзәл бер урында Гает намазлары үткәрелә. Зиратны тәртиптә тотуны да картлар үз өсләренә ала.

Төрле елларда имам вазифаларын Фәләхетдин Хисаметдинов, Гәрәй Әбдрәшитов, Фатыйх Ибраһимов, Габдерәхим Хәйруллов кебек абруйлы картлар үтәп килгәннәр. Фә­ләхетдин бабайның йортында ничәмә еллар буена Рамазан аенда тәравих намазлары укылган. Бу хәлләр һәм авылның башка тарихи вакыйгалары турында 2009 елда басылып чыккан “Очерки истории села Мулловка” китабында тәфсилләп язылган.

Үткән гасырның 60нчы елларына кадәр мәчет мәктәп булып хезмәт итә. Ә инде Мулла авылында сигезьеллык мәктәп ачылгач, иске мәчет бинасын сүтәләр. Ләкин берничә аксакалның акыллы киңәше белән бу изге урын койма белән тотып алына. Сугыш ветераны Миңнегәрәй Вәлитов сөйләгәннәрдән билгеле булганча: “Без биредә яңа мәчет күтәрелүен күрә алмасак та, Ходай кушса, киләчәктә ул төзеләчәк”, — дип шулай эшләгәннәр алар.

Нәкъ утыз елдан соң Мулла авылында яңа мәчет бинасы калкып чыга. 90нчы елларда Аллаһы йортлары төзү – халкыбызның рухи һәм милли яңарышы билгесе иде. Бу төзелешнең кыскача тарихы, шулай ук, “Очерки истории села Мулловка” китабында язылган.

Ә бүгенге җыелышта шушы мәчетне кору эшендә катна­шучыларның, шул елларда имам булып хезмәт иткән Әмир­хәт Хәйруллов, Гомәр Әхмәт­вәлиевларның исемнәре аталды. Шулай ук үз ихтыярлары белән бушлай эшләп, хезмәт­ләрен садака итеп биргән газ белән тәэмин итүче Хәлиулла Көдралиев һәм Наил Вәлитов җитәкчелегендәге бригада эш­челәренә, мәчет эшенә һәрь­яклап ярдәм күрсәтүче эшкуар, Шамил Хисаметдинов, җирле авыл хуҗалыгы предприя­тиесе җитәкчесе Ильяс Фә­хер­диновка һәм башка авылдашларга рәхмәтләр әйтелде. Мәчет төзелеше турындагы истәлекләре белән Каюм хәзрәт Рәҗәпов һәм 90нчы елларда колхоз җитәкчесе, ә хәзер мәчет мөтәвәллияте рәисе булып эшләүче Рафаэль Салюков уртаклаштылар.

Ахырда бәйрәм мәҗлесендә катнашучылар өй­лә намазын җәмәгать белән укыдылар.

Шамил ГАЛИМОВ.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.

 «Бердәмлек»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*