enrutat
Баш бит / Мәчеттә яланаяк һәм башка түбәтәй кими намаз уку мәкруһ гамәл булып исәпләнәме?
Мәчеттә яланаяк һәм башка түбәтәй кими намаз уку мәкруһ гамәл булып исәпләнәме?

Мәчеттә яланаяк һәм башка түбәтәй кими намаз уку мәкруһ гамәл булып исәпләнәме?

Бу дөньяда барысына да, Хисап көнендә иманлыларга гына рәхим-шәфкатьле Аллаһ исеме белән.Бар мактаулар, чынлап та, Аллаһка гына. Без мактыйбыз Аны, Аннан ярдәм һәм ярлыкавын сорыйбыз, күңелләребез һәм гамәлләребезнең явызлыкларыннан Аңа гына сыенабыз. Аллаһ юлыннан барган кешене беркем дә юлдан яздыра алмас, Аллаһ юлыннан бармаганының рухи остазы юктыр. Аллаһтан башка иләһ юклыгына, Аның иптәше юклыгына шәһадәт итәбез. Шул ук вакытта Мөхәммәднең (сгв) Аның колы һәм Рәсүле икәненә дә шәһадәт итәбез.

Иң башта Әбу Давыд җыентыгында 650 нче номер белән күрсәтелгән хәдисне укып чыгыйк.

Әбу Сәед әл-Хөдрий (рг) сөйләп калдырган: “Аллаһның Рәсүле (сгв) үзенең сәхабәләре белән намаз укыган вакытта, аяк киемен салып, үзенең сул ягына куйган. Һәм, моны башка кешеләр күргәч, алар да үз аяк киемнәрен салып куйганнар. Аллаһның Рәсүле (сгв.) намаз укып бетергәч: “Сез нигә аяк киемнәрен салдыгыз?” – дип сораган. Алар: “Без синең аяк киемеңне салганыңны күргәч, үзебезнекен дә салып куйдык”, – дип җавап биргәннәр. Һәм Аллаһның Рәсүле (сгв): “Чынлыкта, Җәбраил (гс) фәрештә минем янга килеп, анда нәҗес бар дип әйткән иде”, – дигән. Аннан соң: “Әгәр дә кем дә булса мәчеткә килә икән, аягына кигән әйберендә пычрак (казар) яки шакшылык (аза) бармы-юкмы икәнен карасын, әгәр дә аяк киемендә пычрак һәм шакшылык бар икән, аны тазартсын һәм аның белән намаз укысын”, – дип әйткән.

Игътибар итегез: Аллаһның Рәсүленең (сгв) яланаяк намаз укуының сәбәбе шунда: аның аяк киеменең пычрак, башка сүзләр белән әйткәндә, нәҗесле булуында. Ә үзенең сәхабәләренә ул аяк киеменең чиста булу шарты белән, аяк киемнәрен салмыйча гына, намаз укырга тәкъдим иткән.

Шул ук җыентыкның 652 нче номерлы хәдисендә болай диелгән:

Йаглә бине Шаддад бине Аус үзенең әтисе сөйләгәнен китерә: “Аллаһның Рәсүле (сгв): “Яһүдиләрнең киресен эшләгез, чөнки алар, чынлап та, үзләренең сандали һәм читекләрендә намаз укымыйлар”.

Чынлап та, яһүдиләрнең гыйбадәт кылуының нигезендә яланаяк гыйбадәт кылу ята. Аларныӊ яланаяк укуларыныӊ сәбәбен без “Та һа” сүрәсенең 12 нче аятендә Аллаһы Тәгаләнеӊ Муса галәйһиссәламгә булган боерыгында күрәбез: “(Ий Муса!) Синең Раббың, әлбәттә, Минмен, башмакларыңны сал, чөнки син Тува исемле мөкатдәс үзәнлектә”.

Әйе, яланаяк гыйбадәт кылу – яһүдиләрнең төп үзенчәлеге. Мөхәммәд (сгв) өммәтенә исә, аякларга киеп намаз уку тәкъдим ителгән. Ул калын, нык аяк киемеме, әллә инде юка оеклармы, моның әһәмияте юк. Фәкать аяк киеме чиста, пакь булырга тиеш. Безне яһүди һәм христианнардан аерып тора торган бу өстенлек Мөхәммәд (сгв) өммәтенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк. Моны шулай кабул итәргә кирәк. Өстәвенә, безнең сөекле Пәйгамбәребез (сгв) үзенеӊ күп кенә хәдисләрендә безне яһүди һәм христианнардан аерылып торырга да өнди. Бу турыда хәдисләр җитәрлек булса да, без сезгә шуларның бары тик берничәсен китерү белән генә чикләнәбез.

Ибне Умардан (Аллаһ аңардан риза булсын!) тапшырыла, ул шундый сүзләр әйткән: “Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Кем ниндидер халыкка охшарга тырышса, ул шулардан саналыр”, – дигән (Әбу Давыд. Китабел либас, № 4031).

Шулай итеп, пәйгамбәребезнең (сгв) нәсихәтләренә буйсынып, яһүдиләрдән һәм насаралардан аерылып торыр өчен, без аякларыбызга оекбаш һәм читек кебек аяк киемнәре киеп кенә намаз укырга тырышабыз. Безнеӊ гыйбадәтебез яһүд һәм насара дин әһелләренеӊ гыйбадәтеннән яланаяк укымау белән генә түгел, бәлки яланбаш укымау белән дә аерылып тора. Чөнки пәйгамбәребез (сгв) һәрвакыт башына чалма кигән рәвештә генә намаз укыган. Сәхабәләр аны бер генә тапкыр, анысын да чалмасын юу сәбәпле генә, чалмасыз көе күргәннәр. Ә хаклыкта, бу – безнеӊ гыйбадәтебезне яһүд һәм насараларныӊ гыйбадәтеннән аерып тора торган бер билге. Әгәр дә инде сез моңа ышанып бетмисез икән, чиркәүгә үз гомерендә бер генә тапкыр булса да кергән теләсә кайсы христианнан сорый аласыз, ул сезгә, шиксез, чиркәүгә кергән һәр ир-ат баш киемен мәҗбүри салырга тиеш дип әйтер.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Аллаһтан курыккан кеше аның боерыкларын үтәргә, Пәйгамбәребез (сгв) сөннәтләренә иярергә тиеш. Намаз – безгә йөкләтелгән иӊ зур гыйбадәт. Бу гыйбадәтне үтәгәндә без бигрәк тә фарыз һәм вәҗиб гамәлләргә генә түгел, бәлки сөннәт һәм мөстәхәб гамәлләргә дә игътибарлы булырга тиешбез. Онытмыйк: намаз Раббыбыз белән булган иӊ якын урын, иӊ якын вакыт. Тышкы кыяфәтебезне шикләнмичә без үти алабыз. Һәм аны мөмкин кадәр үтәргә тырышырга кирәк. Эчке халәтебез – кешегә күренми торганы, шайтан төрле уй-фикерләр белән читкә алып китә торганы, хәтта намазны бозылыр дәрәҗәгә җиткезә. Тышкы кыяфәтебез җитәрлек дәрәҗәдә булмаса, шайтанга эчке халәтебезгә тәэсир итү җиӊелрәк була. Шуӊа күрә күӊелдә булганы җитә, дип, тәкәбберләнеп йөрергә кирәк түгел.

Без, хәнәфиләр, яланаяк, яланбаш намаз укуны мәкруһ гамәл дип исәплибез. Без артыгына дәгъва итмибез, гәрчә галимнәр арасында бу мәсьәлә буенча төрле фикер каршылыклары булса да, бу эш тыелган, хәрам гамәл дип расламыйбыз.

Бу турыда имам Мөхәммәд үзенең “әл-Әсл” китабында искә алган, ул имам әс-Сарахсиның “Мәбсут” китабына кертелгән. Шулай ук “Миркател Мафатих” китабында да бар, ул “Мишкател Мәсабих” китабының шәрехе. Мулла Гали әл-Кари әйткән: “Галимнәр арасында читек киеп намаз уку, аның мәкруһмы, мөбахмы яки мөстәхәбме булуы турында бәхәсләр урын алган. Тик, яһүдиләрдән аерылып тору ниятендә, берничә тапкыр гына булса да, моны эшләү кирәклеге турында бернинди фикер каршылыклары да юк. Шулай итеп, без, читек киеп намаз укуны, ким дигәндә, мөбах яки мөстәхәб гамәл дип исәпли алабыз”.

Әгәр дә инде, намазны оек киеп уку файдасына булган алда күрсәтелгән дәлилләр, хәтта булмасалар да, без барыбер Россия мәчетләрендә аякларыбызга оеклар киеп намаз укырга өндәгән үзебезнең имамнарыбыз сүзләренә колак салырга тиешбез. Безгә биш вакыт намазларын калдырмаган мөселман табиблары белән еш аралашырга туры килде, алар мәчетләрдә гөмбәчек авырулары таралу ихтималлыгы турында бертавыштан белдерәләр. Баш киеме белән намаз уку гыйбадәтебез белән генә бәйле булса, аякка киеп намаз уку медицина күзлегеннән караганда, гыйбадәт белән бәйләмәгән очракта да, бернинди бәхәскә урын калдырмый, хәтта мәҗбүрилек дәрәҗәсенә күтәрә. Безнең мәчетләребез – җәмәгать урыннары, динебез һәрберебездән чисталык таләп итә, шуңа да анда чисталык саклау һәм гыйбадәт кылу өчен комфортлы һәм хәвефсез шартлар тудыру – безнең бурычыбыз. Кайбер мәчеткә йөрүчеләрнең оекбаш киеп намаз укуга җиңел караулары аркасында, кайбер мөселман туганнарыбызның гөмбәчек авырулары йоктыру очраклары чынлап та билгеле.

Бу мәкаләнең ахырында, без, оек та кимичә, һәм, шиксез, түбәтәйсез намаз укуда тырышлык күрсәтүче үзебезнең мөселман туганнарыбызга үзегезнең гыйбадәтегез вакытында яһүди һәм христианнарга охшарга тырышмагыз, алардан аерылып торыгыз дип мөрәҗәгать итәсебез килә. Әлбәттә, сезне бу гамәлгә, “башкалардан аерылып тор һәм сине күреп алырлар” кагыйдәсе этәргәнен без яхшы аңлыйбыз, тик шулай да, әйтегез әле, әллә инде сез, чынлап та, безнең мәчетләребездә ызгыш-талаш һәм җәнҗаллар чыгуының сәбәбе булырга телисезме?!

Автор: Камил хәзрәт Сәмигуллин,Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев
Чыганак: ТР МДН

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*