tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчеттән — хастаханәгә матраслар
Мәчеттән — хастаханәгә матраслар

Мәчеттән — хастаханәгә матраслар

Ульяновск шәһәренең Опытное поле бистәсендә урнашкан «Мәдинә» мәчете даими рәвештә хәйриячелек белән шөгыльләнә.

Имам-хатыйб Ибраһим хәзрәт Ахметов җитәкчелек иткән «Мәдинә» мәхәлләсе вәкилләре изге Рамазан ае башланыр алдыннан Ульяновск өлкәсенең В.А.Копосов исемендәге клиник психиатрия хастаханәсенә йомшак инвентарь — матраслар илтеп тапшырдылар. Хастаханәнең баш врачы О.В.Гаврилина пациентлар турында кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен мәхәллә халкына рәхмәт сүзләрен юллый.

«Безнең мәхәллә якында гына урнашкан мәктәпләр, балалар бакчалары һәм спорт оешмаларына, хастаханәләргә, микрорайонда яшәүче мохтаҗ кешеләргә һәрвакытта да ярдәм кулы суза»,- ди Ибраһим хәзрәт.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*