enrutat
Баш бит / Мәдәни башкалада берьюлы ике «Татар кызы» ачыклана
Мәдәни башкалада берьюлы ике «Татар кызы» ачыклана

Мәдәни башкалада берьюлы ике «Татар кызы» ачыклана

Ленинград өлкәсенең һәм Санкт-Петербург шәһәренең «Татар кызы-2018» бәйгесендә берьюлы ике «Татар кызы» ачыклана, дип хәбәр итә «Питер буйлары» милли-мәдәни үзәге.

Башка төбәкләрдәге матурлык һәм зирәклек бәйгеләреннән аермалы буларак, биредә җиңүче икәү булачак. Аның берсе — Ленинград өлкәсен, икенчесе Санкт-Петербург каласын тәкъдим итәчәк.

Конкурсның сайлап алу туры 3 апрельдә төгәлләнде. Хәзер кызлар ярышның төп өлешенә әзерләнә. Җиңүчеләр Казанда көз айларында узачак халыкара бәйгегә юллама ала.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бәйгенең финал өлеше 17 апрельгә билгеләнгән.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*