tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдәни үзәк Юнеско маршрутына кертелде
Мәдәни үзәк Юнеско маршрутына кертелде

Мәдәни үзәк Юнеско маршрутына кертелде

Төмән өлкә Думасы бинасында үткән “ЮНЕСКО бөтендөнья федерациясе ассоциацияләре, үзәкләре һәм клубларының Төмән өлкәсендәге социомәдәни проектлары һәм яшьләр программаларын тормышка ашыру” темасына төбәк конференциясе булып үтте. Ул Россиядә Мәдәният елына, өлкәнең – 70, Россиянең ЮНЕСКОга керүенең 60 еллыгына багышланды. Аның максаты: өлкәдә тарихи-мәдәни һәм табигый мираска нигезләнеп фәнне, мәдәниятне, мәгарифне, туризмны үстерүгә булышу.

Тәбрикләү сүзләреннән, докладлардан соң, “Дөньякүләм мәдәни казаныш. Мәдәниятләр диалогы” халыкара туристлар маршруты тәкъдим ителде.

Маршрутка “Төзүчеләр” милләтләр мәдәнияте сарае, Төмән зоопаркы, Төсле бульвар, Гашыйклар күпере һәм башкалар белән бергә Төмән шәһәр мәдәният үзәге дә кертелде. Аларның һәркайсы ЮНЕСКО сертификаты алачак һәм төбәккә туристлар җәлеп итәчәк китапларга, фильмнарга, каталогларга кертеләчәк.

Аннары ЮНЕСКОның Урал-Себер Федерациясе президенты Юрий Борисихин башка абруйлы кунаклар белән шәһәр татар мәдәният үзәгенә килде. Анда аларны үзәк директоры Лилия Кәримова каршы алды. Нәсия Уразова тарихи экскурсиягә чакырды. Лилия Гафият кызы үзәкнең борынгы үзенчәлекле архитектурасы, эше белән таныштырды. Кунакларга монда шөгыльләнүче ансамбльләр татарча җырлап, биеп, уен коралларында уйнап күрсәттеләр. Очрашу милли ашларга мул чәй өстәле артында тәмамланды.

– Бу бөтендөнья федерациясе һәм Төмән өчен дә әһәмиятле момент, – дип сөйләде татар журналистларына Юрий Борисихин. – Өлкәдәге 150 милләтнең дуслыкта, бер-берен аңлап яшәве, толерантлылык, милләтләр дуслыгы тәҗрибәсе дөнья күләмендә үрнәк булырлык. Монда бөтен континентлардан да киләчәкләр. Гасырлар буе тупланган тәҗрибә үсә, милләтләр дуслыгында толерантлылык туа. Бүген куркынычсызлык – төп тема. Маршрут та “мәдәниятләр диалогы” дип атала. Без монда мәдәни гүзәллекне күрәбез. Мәдәният – ул төпсез хәзинә. Бүген мин тагын бер тапкыр дөньяга тирән мәдәниятебезне тәкъдим итә алуыбызга сөендем, горурландым. Рус бае йорты могҗизалы рәвештә татар мәдәният үзәгенә әверелә. Халкыбызның көнкүреш кирәк-яраклары арасында да уртак әйберләр бар. Килгән кунаклар да шул уртаклыкны күрергә, бергәлекне тоярга тиешләр. Төмән бүген алдынгылыкны били. Хәзер милләтләрнең җырлары, биюләре, китаплары белән кызыксынучылар күп. Ә сездә йөздән артык милләтнең бер төбәктә дус, тату гомер кичерүе – уникаль күренеш.

Монда ЮНЕСКО федерациясе булачак. Дөнья мәдәниятенә кушылу өчен тырышлык, теләк кенә кирәк. Әлегә 30лаган объект керде, ә тагын өлкәдә 300, барлыгы 5000е чиратта тора.

Гөлнур Вәлиева, “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*